Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бүләге түгел, игътибары кадерле

Халыкара өлкәннәр көненең бәйрәм генә түгел, янәшәбездә үзләренең гүзәл яшьлек елларын, көчләрен, осталыкларын, белемнәрен җәмгыятебезгә бирүчеләр яшәгәнлеген искә төшерү чарасы икәнлеген язып торабыз. Бу турыда онытырга хакыбыз юк.

Әмма онытып ташлыйбыз шул. Гаделлек хакына әйтергә кирәк, районның күпчелек предприятие, оешма, учреждение коллективлары өлкәннәрне хөрмәтләргә онытмый. Бәйрәмдә бүләген дә, открыткасын да бирәләр, чәй табынына да чакыралар. Шуның белән картларга күңелле мизгелләр бүләк итәләр.
Ункөнлектә күпчелеге пенсионерларны төрле чараларга һәм акцияләргә тарттылар. Шуны да билгеләп үтми мөмкин түгел, өлкән яшьтәгеләрнең күбесе бик актив, тормышка карашлары уңай, алар - оптимистлар. Бу хәл сөендерә. Шулай да алар туганнары, якыннары яратуына мохтаҗ, җәмәгатьчелек ягыннан кайгырту һәм игътибар көтәләр. Өлкән яшьтә кеше ялгызлыкны, кирәксезлекне, "ташланганлыкны" авыр кичерә шул. Шуңа да кечерәк кенә игътибар, гаилә белән җыелышу алар өчен бәйрәмгә әйләнә. Ә менә Кибәчтә быел пенсионерлар игътибар урынына битарафлыкка дучар булды. Элекке "Совет" АХҖК хуҗалыгында эшләгән 135 кешенең берсен дә котламаганнар. Гомер буе диярлек колхозда эшләгән Анна Якимовна Тимофеева әлеге фактка авыл кешесенә хас сабырлык белән түбәндәге бәяне бирә: "Аллага шөкер, аз булса да, пенсия килә. Хәзер тормыш рәхәт. Өйдә газ, су, җылы бар, кибеттә җаның теләгәнне алырга мөмкин. Сөенеп кенә яшисе. Котламадылар әле, бәлки, искә төшерерләр", - ди.
Анна Якимовнаның авылдашы Иван Гурьевич Пляшкин ирләргә хас булганча, аз сүзле. Ул да бу фактны раслап, башын изәде. "Район башлыгының котлау открыткасын алдык. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге безне бөтенләй онытты", - диде.
Онытылган пенсионерлар арасында Василий Иванович Муллин, аның күрше әбие дә бар. Ә менә мәктәптә, директорлары Михаил Барматунов сүзләренә караганда, барлык ветераннарны үзвакытында тәбрикләгәннәр.
Кибәчтә аннары исләренә төшкән үзе. Анна Якимовна фикерләре хак булган. Ветераннарга бүләккә киткәннәр иде. Шуңа да без килгәндә идарәдә авыл җирлеге башлыгы да, секретарь да юк иде. Алар Казанга өлкәннәр өчен бүләк алырга киткәннәр. Финанс ягын янә дә башлыклары көйләгән. Ярый инде, соң булса да, уң булсын. Бу ягы сөендерә үзе. Әмма инде соңрак шул. Ни өчен югарыдан искә төшергәч һәм әби-бабайлар ризасызлык белдергәч кенә "селкенә" башлаганнар. Без ул көнне Александр Золинны да туры китерә алмадык. Каядыр эш белән киткән. Аңа берничә сорауны бик тә бирәсе килгән иде. Чөнки бүген Кибәчтә яшәүче өлкәннәр озак еллар аның җитәкчелегендә эшләгән бит. Ә ул кайчандыр янәшәдә иңгә-иң куеп эшләгәннәргә шундый битарафлык күрсәтә!
Постскриптум. Безгә нәрсә булды соң? Бөек немец шагыйре Иоганн Гете болай дип язган: "Яшьлек ул - тиз уза торган җитешсезлек". Ул бик хаклы булган. Бүген өлкәннәргә мөнәсәбәтне, гап-гади игътибарсызлыкны күргән яшьләр ни күрә? Яшьләрнең картларга шушындый мөнәсәбәтен күрү күңелле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса