Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Боз кузгалды – балалар бакчасына яңа түбә ябалар

Питрәч район үзәгендәге тагын бер социаль объект бинасы яңа төсмер алачак. Бу юлы "Айгөл" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе түбәсен алыштыралар. Яңа түбә булачак.

Әйтергә кирәк, әлеге сөенечле хәбәрнең алтарихы бар. Октябрь башында, төгәлрәге, быелның 4 октябрендә, "Халык контроле дәүләт мәгълүмат системасы" сайтына Питрәчтә яшәүче гражданнан гариза керә. Анда сүз район үзәгендәге "Айгөл" балалар бакчасы түбәсеннән күп еллар су үтүе турында язылган була. Ел саен өстән-өстән генә ремонт ясала, әмма бернинди файдасы юк. Явым-төшемнәр вакытында су бинага үтеп керә. Түшәмнәрдә һәм стеналарда күгәрек гөмбәчекләре күренә. Балалар торган саен ешрак авырый, дип язылган була анда. Гаризага фотография дә куелган. Ул хәлнең чынбарлыгын раслап тора.

Билгеле булганча, балалар бакчасы бинасы 1996 елда салына. Шул гомердән бирле ике дистә елга якын бернинди җитди реконструкция һәм ремонт ясалмаган. Ел саен үткәрелә торган косметик ремонт кына булган. Билгеле, шушы вакыт эчендә бина таушалып өлгергән. Бигрәк тә түбәсе зур уңайсызлыклар тудыра торган була. Төгәлрәк әйтсәк, йомшак түбә. Безнең климат шартларында язын һәм көзен озак вакытлы дәвамлы яңгырлар булып торганда, кышын буран һәм көчле җилләр котырынганда, мондый түбә бик үк туры килми. Явым-төшем вакытында түбәдә су җыелып, гел бина эченә үтә торган була. Бу персоналга да, анда йөрүче балаларга да өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Түшәмнән йә бер җирдән, йә икенче урыннан тып-тып су тама. Бу хәл кемгә ышасын? Ата-аналар балаларының сәламәтлеге, иминлеге өчен, билгеле борчыла. Аларны аңларга бик тә була.
Башкарма комитетта бу турыда белмәгәннәр дисәң, дөрес булмас. Әлеге проблема турында беләләр, кайбер чаралар күрәләр. 23 сентябрьдә түбәгә реконструкция ясауга аукцион үткәрелгән. Анда "Партнер" һәм "РОСТВЕРК СК" оешмалары катнашкан. Беренче оешма контрактны ота. Аның суммасы миллион ярым сумга якын. Әлеге оешма җитәкчесе Айдар Сәләхов 7 октябрьдә контрактка кул куя. Бер-ике көннән "Партнер" эшчеләре эшкә дә керешә.
- "Айгөл" балалар бакчасы проблемасы турында белә идек, билгеле, - диде әңгәмә вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Геннадий Товкалев. - Билгеле бер эш тә алып барылды. Район, бәхеткә, бюджеттан средстволар тапты. Һәм хәзер бакча түбәсендә реконструкция эшләре алып барыла. Монда бик яхшы түбә ясалачак.
Бу көннәрдә питрәчлеләрнең күпчелеге эш барышын күреп йөри. Инде түбә конструкциясе ерактан күренеп тора. Бик тиздән калае да ябылачак.
- Бу безнең өчен бик тә күңелле хәл, - ди "Айгөл" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Ольга Маева. - Моңа хезмәткәрләребез дә, ата-аналар да сөенеп бетә алмый. Безнең бакчада җылы, иркен, рәхәт. Бары шул яхшы түбә булмау гына кимчелек булып тора иде. Һәм менә ел ахырында булса да, безгә күңелле сюрприз ясадылар. Төзүчеләр эшне кыска вакытта бетерәчәкләрен ышандырды, - ди ул.
Чыннан да, төзүчеләрдән эш барышы белән кызыксындык һәм бөтен эшне яңа елга кадәр бетерәчәкләрен белдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X