Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Бу акчалар – бик яхшы ярдәм”

    Район Пенсия фонды идарәсендә 2017 елда ана капиталы алуга 38 сертификат тапшырылган инде, тагын 49 гаилә быел ана капиталы средстволарыннан файдаланырга өлгергән (20 миллион сум).

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева һәм район пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов тагын дүрт бәхетле анага - Ольга Погодина, Ольга Шәйхелисламова, Люция Әхмәтҗановага һәм Алсу Вәлиуллинага сертификатлар тапшырды. Аларга гаиләләренә иминлек, сабыйларының сау-сәламәт булып, игелекле булып үсүләрен һәм уңышлар теләде.
    Хәзерге вакытта ана капиталы суммасы - 453026 сум тәшкил итә. 2015 елдан ул үзгәрешсез кала.
    Питрәч гаиләләренең күпчелеге ана капиталы средстволарын торак шартларын яхшыртуга тота (шулай ук аны баланың укуына яки ананың булачак пенсиясенә тотарга була).
    - Без фатир алырга телибез, - ди ике малай анасы Ольга Шәйхелисламова. - Барысын да ныклап уйладык та акчаны шул максат өчен тотарга булдык. Бу сертификат - бик зур ярдәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: