Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Бу чирдән саклык чаралары күрү зарур

    Дуңгызларда Африка чумасы (АЧС) Россиянең төрле регионнарына шактый зыян китереп, киң таралды һәм менә күптән түгел Татарстанга да килеп җитте. Нурлат районында әлеге чир таралганнан соң ТР Президенты Указы белән республиканың сигез районында карантин игълан ителде. Питрәч районы куркыныч зонага кермәсә дә, куркынычсызлык чаралары безнең районда да күрелә.

    Карантин зонасында юлларда ветеринария-полиция постлары оештырылган, алар барлык автотранспортка дезинфекция үткәрә. Ә Нурлат районы Сосновка (анда бер хуҗалыкта әлеге чир ачыкланган) янәшәсендәге авылларда махсус бригадалар дуңгызларны юкка чыгара. Чөнки авыру бик йогышлы һәм терлек авыруларының Халыкара классификациясе буенча аеруча куркыныч авырулар исемлегенә керә. Аны дәвалап булмый, аңа каршы вакцина юк. Чуманы бары тик бер ысул белән генә туктатырга була - әлеге чир ачыкланган районнарда авырту йоктыра алырлык барлык терлекләрне юкка чыгару. Бүгенге көндә республикада 500гә якын дуңгыз утильләштерелгән.

    АЧС икътисадка бик зур зыян сала. Бу, беренче чиратта, карантин зонасында дуңгыз тотучыларга зур югалтулар китерә, чөнки инфекция чыганагыннан берничә километр радиуста (5тән 20гә кадәр) юкка чыгарылырга тиеш, хәтта, сау-сәламәт терлекләр дә, алар әлеге чирне тарату куркынычы китереп тудырырга мөмкин. Икенче зона 100 километр радиуста, хәзерге вакытта аңа тулысы белән Нурлат районы, шулай ук Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чирмешән һәм Чистай районнары керә, шулай ук катгый профилактик чаралар күрелә. Әлеге территорияләрдә дуңгызларны чыгарып йөртү, терлекләр чалу, ит, азык, шулай ук дуңгызчылык калдыкларын, җайланмалар һәм инвентарьлар сату, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмәләр һәм терлекләр күчерү белән бәйле башка чаралар үткәрү тыела. Әлеге районнарда барлык хуҗалыклар һәм шәхси хуҗалыкларда да дуңгыз тотмасалар да, күпләр зыян күрә. Хәзер алар Казанда һәм башка эре шәһәрләрдә үтә торган традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән вакытлыча читләштерелгән.

    Белгечләр шуны билгеләп үтә, дуңгызларда Африка чумасы вирусы кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, шулай да ул югары йогышлылыкка ия һәм күп кенә тәэсир итүләргә чыдам. Хәзер инфекцияне таратуга юл куймас өчен ветеринария-полиция постлары карантин игълан ителгән районнардан ит һәм субпродуктлар чыгаруны гына туктатмый, ә бөтен авыл хуҗалыгы продукциясен дә. Аларның бурычы - ит һәм терлекләрнең үзләрен районнан читкә чыгаруга юл куймау. Моннан тыш, мондый постларда транспорт дезинфекцион эшкәртү үтә. Татарстанда АЧС вирусының барлыкка килүенең иң киң таралган версияләренең берсе - кабан дуңгызларыннан. Нурлатның терлекләре чир йоктырган авылы урман белән чорнап алынган, фермер ветеринария хезмәтләре рекомендацияләренә дә карамастан, дуңгызларын чыгарып йөрткән. Дуңгыз асраучы питрәчлеләргә дә (авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча бездә аларның баш саны 350гә якын) моңа игътибар итәргә кирәк.Хәзер барлык саклык чараларын күрергә кирәк, соңгы вакытларда бу турыда белгечләр дә күп сөйли. Терлекләрегезгә кабан дуңгызлары яши торган урыннардан чабылган үлән бирмәгез, алар вирусны механик рәвештә күчерергә мөмкин. Терлекчелек биналарына чит кешеләрне кертмәгез. Дуңгызларны караганда аерым кием һәм инвентарьдан файдаланыгыз. Дуңгыз балаларын ветеринария хезмәте белешмә кәгазеннән башка сатып алмагыз. Дуңгызларны, дуңгызчылык продукциясен һәм дуңгыз итен ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка беркая да алып бармагыз. Терлек үлгән һәм дуңгызлар авырган очракта аңа кагылмагыз. Мондый очракта, кичекмәстән, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Әлегә республика территориясендә кыргый кабаннарда Африка чумасы ачыкланмаган, әгәр дә сез үлгән кабан дуңгызларына юлыксагыз, ашыгыч рәвештә бу турыда белгечләргә хәбәр итегез.

    Әгәр Африка чумасы чиренең кабатлануы күзәтелмәсә, игълан ителгән карантин бер айдан туктатылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: