Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Быел да халыктан үзара салым акчалары җыелачак

Татарстан авыл җирлекләрендә өченче ел референдумнар үтә. Анда халык үзара салым кертү мәсьәләсен хәл итә. Авыл халкы уңай тавыш биргән очракта, алар билгеләнгән күләмдә акча тапшыра, әлеге средстволар җирле проблемаларны хәл итүгә тотыла. Нигездә, болар инфраструктураны модернизацияләү - юллар ремонты, суүткәргечләр сузу һәм башкалар.

Әлеге программадан Питрәч районы да читтә калмады. Узган елның март аенда районның барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә үзара салым кертү буенча референдумда катнашты. Нәтиҗәдә, 11 авыл җирлегендә халыктан җыелган һәм дәүләт дүрт тапкыр арттырып кайтарган акчаларны урам утларын модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлтергә дигән карарга килделәр. Шул максаттан 1920 данә энергияне аз сарыф итүче диод яктырту приборлары сатып алынды. Шуларның 1086сы булганнарын алыштырыр өчен тотылачак. Заманча яктырту приборлары урамны тагын да әйбәтрәк яктыртыр, ә энергия өчен түләнелә торган акчаларны күпкә киметер дип көтелә. Урам лампалары саны ике тапкыр артса да, электр энергиясе өчен 40% кимрәк түләргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта әлеге яктырткычларны урнаштыру эше актив алып барыла.

28 февральдә 13 авыл җирлегендә референдум икенче тапкыр үтте. Ул 2015 елгы референдум нәтиҗәләре буенча 100% активлык күрсәткән һәм программа шартларын үтәгән авыл җирлекләрендә узды. Чыты һәм Күн авыл җирлекләре дә шулар исәбендә. Без анда 28 февраль - референдум көнендә булып кайттык.

Чыты авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин әйтүенчә, Иске Йорт һәм Чыты авылы халкы узган референдум нәтиҗәләрен күреп, быел да бик теләп катнаша. Әйтергә кирәк, хисап җыелышлары вакытында җирле халык беренче чиратта нинди проблемаларны чишәргә кирәклеген инде билгеләп куйган. "Быел без юлларны рәткә китерергә ниятлибез. Чыты авылының Чулпан урамындагы, ә Иске Йортта Совет урамындагы юлларга вак таш җәяргә планлаштырып торабыз", - диде Йолдыз Шәйдуллович. Узган ел Чыты авыл җирлегендә бер кешедән 500 сум җыйсалар, быел исә 400 сум җыю өчен тавыш бирделәр. Халыктан җыелган һәм республика бүлеп биргән акчалар хисабына урамнардагы яктырткычлар ремонтланган һәм модернизацияләнгән, Иске Йорт авылында су башнясы төзекләндерелгән, ә Чыты авылында иске су башнясы яңага алыштырылган. Барлык эшләр 80%ка үтәлгән һәм тиздән тәмамланыр дип көтелә.

Ә Күн авыл җирлегендә бу көнне халык Күн, Кызыл Яшьләр, Әлбәден авылларында су тәэмин итү системасын төзекләндерү һәм модернизацияләү өчен тавыш бирделәр. Барлыгы бу участокта 749 сайлаучы исәпләнә. Иртәнге сәгать 10га шуларның 330ы инде тавыш биргән иде. Сайлау комиссиясе рәисе Резедә Зарипова әйтүенчә, авылдашлары әлеге мәсьәләгә бик уңай карый. Күн авылының Совет урамында яшәүче Хәдичә апа Нәҗметдинова әйтүенчә, ул үзара салым җыюга риза дип тавыш биргән. "Әйе, мин үзара салым кертүне хуплыйм. Авыл яшәсен, чәчәк атсын иде. Мин пенсионер, үзем генә яшим. 500 сум, минемчә, зур акча түгел ", - диде Хәдичә апа.

Авылдашы Илнар Мөхәмәтгалимов та шул ук фикердә. Барлык халык та катнашырга тиеш дип уйлый. "Авылыбызда шәһәрдән кайтып дача тотучылар байтак. Алар ел дәвамында кайтып йөриләр. Юл, урам утлары һәм су белән шулай ук кулланалар бит. Алар да авыл проблемаларын хәл итүдә катнашса дөрес булыр иде," - диде ул.

2015 елда питрәчлеләр тарафыннан 5,5 миллион сум акча җыелган. Ә республика бюджетыннан 20,2 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Әлеге средстволар авылларда юллар салуга, һәйкәлләрне ремонтлауга, 6 авыл җирлегендә су тәэмин итү системасын төзекләндерүгә тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса