Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бәйрәм белән котлау

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, хәләл җефетләр, апалар, сеңелләр, кызларыбыз!

Сезне якынлашып килүче язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бүген җәмгыятебез һәм хөкүмәтебезнең игътибар үзәгендә - хатын-кыз, ана, хезмәтчән, гаиләнең карап торган кешесе тора. Заманча җәмгыятьтә хатын-кызның роле бик мөһим һәм бөек булуын бик яхшы аңлыйбыз. Хатын-кызның мәгарифкә, мәдәниятка, сәламәтлек саклауга, социаль хезмәткә, икътисадның барлык өлкәләре предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлегенә керткән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Күптән мәгълүм - иң яхшы эшчәннәр, тәвәккәл эшмәкәрләр, талантлы табиблар һәм укытучылар нәкъ менә хатын-кызлар.
Россия хатын-кызларына хас зирәклек, игелек, матурлык, рухи көчкә ия булу - болар бар да олы кыйммәтләр. Әлеге сыйфатлардан башка җәмгыятнең гармонияле үсеше мөмкин түгел. Шуңа да безнең илебездә хатын-кызлар гаилә учагын саклаучылар, эшләрен уңышлы алып баручылар, актив җәмгыять эшлеклеләре булып торалар.
Шушы язгы бәйрәм көнендә, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә исәнлек-саулык, бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телим. Яратыгыз, сезне яратсыннар! Бәйрәм белән сезне!
Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе
Эдуард Дияров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X