Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

ЧЫН КҮҢЕЛДӘН

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәтчәннәре, ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!

Бүгенге көндә автотранспорт икътисадның иң мөһим звеносы, ә машина йөртүче һөнәре иң популяр һәм иң киң таралган һөнәрләрнең берсе булып тора. Икътисад үсә, тормыш тизлеге арта һәм сезнең алдагы бурычлар да елдан-ел катлаулана, яңара. Шуңа күрә дә кешелек тормышындагы барлык өлкәләр эшен тәэмин итүче йөк һәм махсус транспортка да таләп арта.

Автомобильче һөнәре - ул һәркөнлек авыр хезмәт, гражданнар тормышын сезнең бердәм һәм намуслы эшегездән башка күз алдына да китереп булмый. Барлык шоферларга, инженерларга, хезмәткәрләргә, слесарь-ремонтчыларга, диспетчерларга ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Һәр көнне республика һәм Питрәч юлларына чыгып киткән барлык һәвәскәр һәм һөнәри автомобильчеләргә дә имин юллар, ныклы исәнлек, уңышлар һәм техникаларының ышанычлы булуын телим!

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса