Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Чыты авылынна җитмеш төрле һөнәр иясе

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диелгән халык мәкалендә. Халык белми әйтми ул. Чыты авылында яшәүче шундый егетләрнең берсе турында язып үтим әле.

Дамир 1963 елда Чыты авылында Рәйхана апа һәм Сәйфетдин абый Шәйхетдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. 1978 елда туган авылы мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлый. Шул ук елны Питрәч СПТУына укырга керә, бер үк вакытта туган авылында кичке мәктәптә укый. 1980 елда урта белем һәм механизатор белгечлеге ала. Шул елның көзендә аны Казанга ДОСААФка укырга җибәрәләр, анда механик-машина йөртүче белгечлеге ала. Армиягә кадәр бер ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли һәм икенче елны комбайн штурвалы артына утыра. 1981 елның язында аны армия сафларына алалар, ул өч ел моряк булып хезмәт итә. Армиядә чагында партия мәктәбендә укый. Хәрби бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң туган авылында әти-әнисе йортында төп йортта яшәп кала, колхозда эшләвен дәвам итә. Башта тракторда, урак чорында комбайнчы булып эшли. 1990 елдан 1996 елга кадәр трактор бригадиры, 1996 елдан бүгенге көнгә кадәр "Питрәч азык-төлек корпорациясе"ндә инженер булып тора, шулай ук 27 сезон инде комбайнчы эшен башкара. Дамир машина-трактор паркында алыштыргысыз белгеч һәм җаваплы җитәкчесе дә, ул берәр механизатор эшкә чыкмый калса, тракторга утырып кырга, йә запчасть эзләп тә чыгып китә.

Көндез эштә булса, кичләрен вакытын клубта үткәрә, чөнки ул оста гармунчы. Үзе уйный, үзе җырлый, хәтта, уйный-уйный бии дә әле. Мәдәният йортында уза торган бер генә чара да, концерт та аннан башка узмый. Район һәм күрше авылларда, шул исәптән үзебездә уза торган туйлар, мәҗлесләр дә аннан башка узмый.

Дамир тормыш иптәше Миләүшә белән дә күрше егетенең туенда танышып, кавышалар. Алар 1987 елда гаилә коралар, ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ике балаларына югары белем бирде алар. Кече уллары армиядән соң Питрәч эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сак бүлекчәсенә эшкә урнаша.

Шәйхетдиновлар үзләренә аерым зур йорт салып чыкты, каралты-кура җиткерде. Кыскасы, алар бик тырыш, тәртипле, үрнәк гаилә. Колхозны инвесторлар алгач, эштән кыскартулар булды. Дамирга гараж мөдире вазифасын йөкләделәр. Ул үзе инженер, үзе механик, үзе гараж мөдире, комбайнчы, тракторчы, хәтта артист та. Аңа җитмеш төрле һөнәр дә аз диясе генә кала.

Дамир Шәйхетдиновның хезмәте югары бәяләнә, аның бик күп сандагы грамоталары, дипломнары, истәлекле бүләкләре бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бирелгән мактау грамоталары һәм бүләкләр иясе дә. Авыл халкы да аның тырышлыгын югары бәяли, аны һәркем хөрмәт итә. Быел Дамирны Чыты авыл җирлеге советына депутат итеп сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Чыты, Безгә язалар