Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Чытыдан тыл ветераны Минзифа Зиннәтова: “Сугыш башлану турында хәбәрне ишеткәч, авыл белән кайгырдык”

Укучылар белән сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Зиннәтова Минзифа Вәлиулла кызының хәтер сандыгын яңартып, истәлекләре белән уртаклашып кайттык.

Зиннәтова Минзифа Вәлиулла кызы 1928 елның 2 июнендә Чыты авылында туа. Чытының иң уңган егете Шәйһинур белән 1948 елда гаилә корган. Тормышларын тулыландырып, бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Балалары акыллы, тәүфыйклы булып үсәләр. Бүгенге көндә аларның барысы да исән-сау, оныклар, оныкчыклар бар. Тормыш авырлыкларын да күп кичерергә туры килә аңа. Авыр сугыш еллары ачысын да татый ул.
Сугыш башлану турында хәбәрне ишеткәч, авыл белән кайгырдык. Ирләрне сугышка кырда эшләп йөргән җирләреннән алып киттеләр. Әле дә исемдә, авылдашымны сугышка алырга килгәч: “Өйгә кереп, саубуллашып кына чыгам”, – дип ялынганы, тик рөхсәт кенә булмады. Барлык ир-егетләр сугышка киттеләр, авылда карт-коры, безнең кебек бала-чага гына калды. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте, ә халык барыбер бирешмәде, соңгы чиккә кадәр тырышты. Сугыш вакытларында атларны сугышка алып китеп бетерделәр, алар урынына үгезләр җигеп сука сукаладык, чәчү чәчтек. Ул дәһшәтле елларны хәтта искә аласы да килми. Ачлык, ялангачлык, әле аларына түзәр идең, хатыннарны тол, балаларны ятим итеп туктаусыз кара печатьле кәгазьләр килә.
Сугыш хатирәләрен яңартканда, ветеранның күзләре яшьләнде, әмма ул сөйләвеннән туктамый. Укучылар, тын да алмыйча, аны тыңлый. Тере тарих белән таныша.
- Сугыш беткәч тә, тормышлар тиз генә җиңеләймәде, сугыштан калган хәрабәләрне торгызып, илне аякка бастырырга кирәк. Озак еллар фермада сыер саудым, атлар карадым. 26шар сыерны кул белән сава идек. Хәзерге яшьләр “эш күп” дип зарланмасын да, хәзер бар эш машинага көйләнгән. Элекке еллардагы авыр хезмәт белән чагыштырганда хәзер эш күпкә җиңел. Без эшләгән вакыттагы эшнең яртысы да юк бит хәзер, - дип сөйләде тыл ветераны.
Шушы тырыш хезмәте өчен ул күп кенә бүләкләргә лаек була, грамоталар бирелә. Иң зур бүләк - Ленин ордены булгандыр, мөгаен. Безнең районда аны бары ике кешегә генә бирәләр.
Уңган-тырыш кешеләр икәнлекләре әллә каян ук күренеп тора. Өйдә, йорт тирәсендә бар да тәртиптә, һәрнәрсә үз урынында. Минзифа апа бүгенге тормыштан канәгать, биргәненә шөкер итеп төпчек малае Илшат абый белән килене Рәмзия апа тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Гаиләдә олы ихтирамлы, балаларының таянычы, онык-оныкчыкларының юанычы.
- Без күргәннәрне, без кичергәннәрне, балалар, сезгә кичерергә язмасын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын, тырышып укыгыз! – дип үзенең теләкләрен теләп, безне озатып калды Минзифа апа.
Сугыш чоры кешеләре, без сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сезгә! Еллар узып, дөньяга яңа буын килә, әмма беребезнең дә бу дәһшәтле елларны онытырга хакыбыз юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса