Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Депутат белән җанлы очрашу

Узган атнада Россия Федераңиясе Федераль Җыены депутаты Александр Сидякин Кощак авылына килде. Аны район башлыгы озата йөрде.

Депутат "Кощак" АХП ачык акционерлык җәмгыяте хезмәт коллективы белән очрашты. Ул шулай ук авылдагы бюдҗет учреҗдениеләре хезмәткәрләре һәм районның башка торак пунктта яшәүчеләре белән аралашты. Очрашу вакытында халык депутатка төрле сораулар бирде. Александр Сидякин җыелганнарны сәламләп, Дәүләт Думасы депутатларының Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе буенча шәһәр, район, авылларга чыгуларын әйтте. Аларның максаты - халык белән аралашу, ихтыяҗлары һәм уй-фикерләрен белү. Аннары ул һәммәсен актив сөйләшүгә чакырды. Бер-бер артлы сораулар ява башлады. Кешеләрне бөтен нәрсә кызыксындыра иде: торак-коммуналь хезмәтләре сыйфаты да, юлларның канәгатьләнмәслек торышы да, торак йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе дә һәм башка күп сораулар. Мәсәлән, Кибәк Иле авылында яшәүче ханым авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзелешенә субцидия бүлеп бирү мәсьәләсен күтәрде. Ул ире белән икесенең дә авыл хуҗалыгы белгечләре булуларын һәм әлеге программага 2008 елда ук керүләре, аның бөтен шартларын үтәүләре турында әйтте. Әмма торак төзелешенә субцидия бүлеп бирмәгәннәр. Мәскәү кунагы әлеге хәлне шәхсән тикшерәчәген вәгъдә итте. Кощак авылында яшәүче ханым соравына район башлыгы җавап бирде. Бу сорау Кощак урта мәктәбенә капиталь ремонт ясау мәсьәләсенә кагыла иде. Аның сүзләре буенча, Кощак авылының перспектив үсешен исәпкә алып, бүгенге көндә җирле урта мәктәпкә яңа янкорма төзү планлаштырыла.
- Без бу мәсьәлә өстендә эшлибез, - диде Шәйхулла Насыйбуллин.
Дәүләт Советы депутаты белән очрашуларда һәрбер сорауга төпле җаваплар бирелде: кунак ягыннан да, район башлыгы ягыннан да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса