Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Депутат буласың килсә, лаеклы икәнеңне расла

2015 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президентлыгына сайлаулар үтә. Моннан тыш, бөтен республика буенча җирле үзидарә вәкаләтле органнарының яңа составы формалашачак. Агымдагы елдагы сайлау алды кампаниясенең үзенчәлеге шунда - район авыл җирлекләрендә партия эчендә элгәре тавыш бирүләр үтәчәк.

Быел "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе инициативасы буенча һәр авыл җирлегендә кандидатлар белән очрашулар үтә. Бу һәр кешегә үзен борчыган соравын турыдан-туры ирештерү, кандидатлар белән бергә үз авылының үсеш программасын төзү мөмкинлеге бирә.

Праймериз (партия эчендә элгәре тавыш бирү) ул - депутат булырга теләгән кешеләр белән очрашу. Әмма депутатлыкка кандидат булу өчен, дәгъва кылучы мондый очрашуларда праймеризда катнашучыларны җаваплы вазифа башкарырга лаеклы булуын расларга, алга таба эш программасын булдырырга, әлеге программаны тормышка ашыру авыл җирлегендәге хәлләрне яхшыртуын расларга тиеш.

Безнең районда авыл җирлекләрендә мондый очрашулар 12 майда башланды. Пановка, Татар Тау Иле, Пимәр, Кибәч, Белкино, Кибәк Иле авыл җирлекләрендәге потенциаль сайлаучылар кандидатлыкка кандидатлар кандидатурасы буенча фикер алыша һәм алар белән очраша алды.

Мәсәлән, Кибәч авыл җирлегендә 11 кеше әлеге элгәре сынауларны үтәргә теләк белдерде. Һәр претендент үз чыгышында авыл проблемалары турында сөйләде, депутат булып сайланган очракта авыл җирлеге үсешендә актив катнашырга әзер булуын белдерде.

Кәвәл авыл җирлегендә мөһим мәсьәләләр бик күп, аларны хәл итү авыл халкыннан активлык сорый. Бигрәк тә, җирле дәрәҗә депутат мандатына дәгъва кылучылардан. Кәвәллеләр праймеризда авылның әһәмиятле проблемалары буенча фикер алышты, җирле дәрәҗә депутат урынына сайлау алды узышында катнашырга теләк белдерүчеләрне тыңладылар, яшерен тавыш бирү юлы белән аларга мөнәсәбәтен белдерде.

Бүген һәр районда һәм һәр авыл җирлегендә актив кешеләр арта бара. Муниципаль дәрәҗәдә уңышлар һәм проблемалар күренә дә инде. Һәркемнең мәнфәгатьләрен максималь исәпкә алу, һәр авыл җирлеге ихтыяҗларына туры килүче үсеш программасын формалаштыру, аларны барлык дәрәҗә башкарма хакимиятнең, депутатның һәм һәр кызыксынган гражданның уртак көче белән тормышка ашыру - "Бердәм Россия" партиясенең үз алдына куйган төп бурычы.


Праймеризда тавыш бирүдә "50гә 50" исәбеннән "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары да, иҗтимагый оешма әгъзалары да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса