Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Дәүләт Думасы депутаты ярдәм итәргә вәгъдә итте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкин "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуның унбиш еллыгы уңаеннан оештырылган гражданнарны шәхси кабул итү ункөнлеге кысаларында безнең районда гражданнар кабул итте.

Дәүләт Думасына сайланганнан соң депутатка кабул итүгә беренчеләрдән булып питрәчлеләр төрле мәсьәләләр белән килде. Мондый очрашулар күптәннән матур традициягә әйләнде, алар халыкны борчыган проблемаларны ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Ленино-Кокушкинодан Галимҗан абый Закиров Советлар Союзы вакытында 17 яшендә туган авылыннан акча эшләргә читкә китә. Ул үзенең хезмәт юлын Казахстан шахталарында башлаган. Ни кызганыч, ул акчадан тыш, үзенә производство травмасы да ала. Ул берничә операция кичергән, II группа инвалид булган һәм аңа 12 мең сум күләмендә пособие билгелиләр. Дәүләтара килешү нигезендә аны аңа Казахстан түләргә тиеш була. Әмма әлеге ил инвалидка 2700 сум гына түләп барган. Галимҗан абый бик күп суд инстанцияләре үтә, барысы да аның ягында. Әмма әлегә Казахстанның суд карарын үтәвенә ирешеп булмый. Иршат Солтанович әлеге катлаулы эш буенча материалларны өйрәнергә кирәк, дигән карарга килде.

Ә Әлбәден авылында яшәүчеләрне Мишә елгасының ишелә бару проблемасы борчый. Әлеге мәсьәлә буенча депутатка Николай Мураткин мөрәҗәгать итте.

- Безнең авылда яшәүчеләр үзләренең кулларыннан килгән эшне бик актив башкара: үз көчләре белән, спонсорлар ярдәме белән һәм үзара салым программасы буенча юлларны ремонтладылар, часовня төзеделәр һәм башкалар. Ә менә бу проблеманы хәл итү алар көченнән генә килми.

Чыннан да бу мәсьәлә бик катлаулы. Хәзерге вакытта район өчен Питрәчтә Мишә ярларын ныгыту кулайрак, анда күп кенә питрәчлеләр ялларын үткәрә. Монда яр ишелсә, күпернең җимерелүе мөмкин бит.

- Шулай да, Әлбәдендә беренче эш итеп, яр буена тикшерү үткәрергә кирәк. Бу алга таба эш итүгә нигез булып торачак, - диде Иршат Минкин.

Кабул итүгә килгән яшь белгеч Раил Бәдретдинов туган районында эшләргә тели, әмма белгечлеге буенча эш юк. Ул биолог-географ. Кызганыч, әлеге профиль буенча эш табу безнең районда гына түгел, ә Казанда да бик кыен. Раил әйтүенчә, аның барлык курсташлары белгечлекләре буенча эш таба алмый. Район башлыгы Эдуард Дияров әлеге мәсьәләне үз контроленә алды. Мөгаен, яшь белгечкә квалификациясен үзгәртергә туры килер.

Башка мөрәҗәгатьләр җир участокларын оформить итүгә бәйле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса