Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Елны уңай күрсәткечләр белән төгәллибез

Район хуҗалыкларында терлекләрне кышкы бәйдә асрау үз көенә бара. Бу чорда сыердан савым һәм бозау алуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә күп нәрсә азыкка бәйле. Питрәчнең кайбер фермаларында сыерлар балансланган витаминлы азык белән туклану нәтиҗәсендә, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк сөт савып алына. Елена ЗАРИПОВА Шәленең иркен сыер абзарында кышын җылы, уңайлы,...

Шәленең иркен сыер абзарында кышын җылы, уңайлы, тыныч һәм терлекләр дә тук.

- Хәзер бездә 1434 баш терлек бар, шуларның 510ы - савым сыерлары. Узган сезон белән чагыштырганда, бу кышлатуда бездә динамика уңай, - ди предприятиенең терлекчелек комплексы башлыгы Светлана Хәсәншина. - Бер сыердан уртача 12,5 литр сөт савып алабыз, 2014 елда - 9 литр. Моңа өстәмә тукландыру йогынты ясады. Рационга кукуруз керттек, яшелчәләр - бәрәңге, чөгендер, кәбестә белән өстәмә тукландырабыз. Терлекләр акбур, сода һәм башка өстәмәләр алалар. Хәзер бездә коллектив та бик яхшы, эшчеләребез бик тырыш. Барысы да авыл кешеләре диярлек, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр, читтән килгәннәр бик аз калды. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, машина белән саву операторларының хезмәт хакы бик яхшы. Алдынгы сыер савучыбыз узган айда 25 мең сумнан артыграк акча алды.

Минзилә Мөхәммәтҗанованың хезмәт стажы зур. Ул әлеге хуҗалыкта яшьтән бирле эшли, һәм менә 28 ел буе көн саен иртәнге сәгать алтыдан фермага килә. Хәзер аның карамагында 50 баш сыер исәпләнә. Хуҗалыкта барлыгы 12 оператор эшли.

- Миңа эшем ошый, - ди Минзилә. - Элек без сенаж бушата, сөт бидоннары күтәрә идек, бик авыр иде. Ә хәзер барысы да сөт үткәргечләр аша уза, мәшәкате азрак.

"Рацин-Шәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә аның ире Ринат һәм улы Илфат эшли. Алар икесе дә үз эшенең осаталары.

Савымнар артуга ясалма орлыкландыру һәм көтү яңарту да йогынты ясый. Соңгы ике елда хуҗалыкта үгез юк, тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкәннәр.

- Бу нәтиҗәлерәк, - дип билгеләп үтте Гыйният Гыйззәтов. - Без хезмәттәшем Илнур Шәяхмәтов белән күптән түгел генә яңа төрле техникадан файдалана башладык, ул уңышлы ясалма орлыкландыру нәтиҗәсен берничә тапкырга арттырырга ярдәм итә. Материал да иң яхшы җитештерүчеләрдән кайтарыла, алар сыйфат сертификаты белән. Бу ай мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел белән чагыштырганда быел 12 башка артыграк бозау алынган. Баш саны яңартыла. Планда - хуҗалыкта терлек баш санын 1500 башка җиткерү, мәйданнар мөмкинлек бирә.

- Тулаем ел ахырына безнең күрсәткечләр начар түгел, - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров. - Районда савым сыерларын саклап калдык, хәтта, бераз арттырдык та, савымнар буенча да артымнар бар. Хуҗалыкларда кышлату яхшы гына үтә, рационны контрольдә тотабыз.

17 декабрьгә район буенча тулаем савым 46094 килограмм тәшкил итә (2014 елда - 44774 килограмм). "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә сыердан савым 14,6 килограмм, "Макс-Ойл" ҖЧҖдә - 14,2 килограмм, "Абдуллин Х.С.) КФХда - 14 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса