Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Энергиясез берни эшләп булмый

Бүген Питрәч районы электр челтәрләре хезмәтеннән 12754 абонент файдалана, 335 оешма һәм предприятие электр энергиясе белән тәэмин ителә.

Хәзерге заманда энергетиклар хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Алар безгә яктылык һәм җылыллык алып килә, предприятиеләрдә һәм оешмалардагы катлаулы механизмнарны хәрәкәткә китерергә, авыл һәм шәһәр урамнарын яктыртырга ярдәм итәләр.
Якшәмбе көнне энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Очраклылыкмы, әллә шулай тиешме, бу көн Кояш торгынлыгы көненә туры килә. Аннары көннәр бераз озая башлаячак. Әмма безнең тормышны, көнкүрешебезне кояш кына түгел, энергетиклар да яктырта. Электр энергиясеннән башка беребез дә яши алмый хәзер. Ул безгә сәгать саен, минут саен кирәк. Бу уңайлыкны безгә район электр челтәрләре коллективы тудыра.
- Районны электр энергиясе белән тәэмин итеп тору өчен бик күп эш алып барыла, - ди РЭС башлыгы урынбасары Эдуард Левицкий. Мәсәлән, бүгенге көндә Екатериновка авыл җирлегендә (Екатериновка, Дәүләтъяр авыллары) һава линияләрен реконструкцияләү эше бара. Эшнең 70 проценттан артыгы үтәлгән. Бу эш якынча 8 миллион сумга төшәчәк.
Әлеге оешмада эшләүчеләр шәхси секторда да яңа линияләр ясауны дәвам итә. Соңгы араларда гына утны ялгау өчен 685 гариза язылган. 25-30 миллион сум үзләштерелгән. Өстәмә рәвештә электр тапшыруның һава линияләре белән 10 трансформатор подстанциясе сафка кертелгән. Энергетикларның эш географиясе дә киң - Гильдеево, Богородск, Званка, Кощак, Питрәч авыллары.
- Кеше хәзер күп төзи, шуңа да безгә дә эш күп була, - ди Эдуард Альбертович.
Моннан тыш быел энергетиклар өстәмә подстанция һәм БКПТ (зур егәрлекле трансформатор подстанциясе) торгыздылар. Ул Осиново бистәсендә ясалды. Бу бистә ел саен күзгә күренеп үсә бара. Әле тагын электр хуҗалыгы реконструкциясе төгәлләнгән. Ул тулы бер комплексны электр энергиясе белән тәэмин итә. Аңа 2 нче урта мәктәп, "Каенкай" балалар бакчасы, "Шатлык" социаль приюты (анда яңа трансформатор подстанциясе куйдылар) керә.
Билгеле, энергетикларның эше моның белән генә чикләнми. Алар балансында 1000 километр һава линияләре һәм 310 трансформатор подстанциясе санала. Шушы катлаулы хуҗалыкны күзәтеп, тикшерергә, системаның төзеклеген карарга кирәк. Чөнки электр энергиясе тапшыруны бер генә секундка да туктатырга ярамый.
Быелның тагын бер яхшы билгесе - электр энергиясе счетчигын тышка чыгару буенча программа гамәлгә керү. Гади итеп әйтсәң, РЭС исәбенә электр счетчигын йорт фасадына куялар. Иске Шигали һәм Званка авылларында электр учетчикларын алыштыру буенча 3 миллион сумлык эш башкарылган.
Югары көчәнеш һәм зур җаваплылык - энергетикларга хас сыйфат. Бу турыда сөйләгәндә, Эдуард Левицкий кешеләрнең һөнәри осталыгына да зур басым ясады. Мәсәлән, язын Татар Тау Илендә бозлы яңгыр яву нәтиҗәсендә, катлаулы хәл килеп туа. Каушап калмыйлар, эшне тиз тоталар. Бөтен төзексезлекне кыска вакытта төзәтеп тә куялар.
- Безнең коллектив бик яхшы, тату. Шулар арасыннан Александр Черновны, Владимир Федотовны, Владимир Нефедовны, Иван Долговны атап үтәр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X