Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Эшмәкәрләргә кризис комачауламый

Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның муниципалитетлар алдына куйган төп бурычларының берсе кече һәм урта бизнесны актив үстерү. Кризиска да карамастан, республика хуплавы чаралары кире кагылмады. Моннан тыш республика җитәкчелеге бизнес үсеше өчен ышанычлы гарантия бирә. Хәбәрчебез район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалевтан районда бизнес үсеше турында әңгәмә корды.

- Геннадий Петрович, бүген районда кече бизнес турында гына түгел, ә эшмәкәрлекнең үсеше турындада сөйләргә мөмкиндер, мөгаен...

- Әлбәттә, мөмкин. Бездә 9 ел инде "Ватан" крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, әлеге хуҗалык халыктан сөт җыеп, сөт продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. Мисал өчен, узган елда 1238 тонна сөт сатып алынган. Табыш 31 миллион 695 мең сум тәшкил иткән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, предприятие тотрыклы үсеш ала.

"Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе" кооперативы үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул шәхси ярдәмче хуҗалык һәм гаилә фермаларын түбән бәядән һәм сыйфатлы азык белән тәэмин итү максатыннан оештырылды. Узган елгы нәтиҗәләр начар түгел - 1430 тонна ашлык фуражы, 1210 тонна рулонлы печән җитештерелгән һәм сатылган, 326 тонна сөт сатып алынган, 8 миллион 700 мең сумлык хезмәт күрсәтелгән.

- Сез районда ике кече бизнесның уңай үсеше турында сөйләдегез. Әмма бу барлык бизнесның бер өлеше генә бит?

- Әйе, бу башкаларга үрнәк булырлык хуҗалыклар. Бүгенге көндә районда 7 товарлыклы-сөтчелек фермасы, 2 ат фермасы шактый нәтиҗәле һәм актив эшли. Шулай ук, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнә, сарык, каз, дуңгыз фермалары, умарталык эшли. Татар Казысында, район үзәгендә, Әлбәдендә, Кибәк Илендә, бутыркада, Званкада һәм Күн авылында гаилә фермалары эшли. Киләчәктә алар ярты миллионнан артык суммада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерергә планлаштыра. Шунысы сөендерә, гаилә фермалары төзелеше дәвам итә.

- Һәр эшкә, аеруча авыл хуҗалыгы тармагындагы эшкә, яклау кирәк?

- Фермерларга һәръяклап ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, "Эш башлаучы фермерны хуплау" һәм "Гаилә фермалары төзелеше" программаларын гына алыйк. Әлбәттә, бу кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә зур ярдәм. Әлеге программалар киләчәктә дә гамәлдә булса, бик яхшы булыр иде. 2013 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары "Эш башлаучы фермерларны хуплау" программасы нигезендә шактый ярдәм күрде. Гомуми сумма 2 миллион 800 мең сум. 2014 елда 2 миллион 900 мең сум тәшкил итте.

- Сезнеңчә, грант сәясәте эшмәкәрлек үсешенә тәэсир итәме?

- Әйе, бу дәүләтнең бизнесны яклавының бер формасы. Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грант билгеләү өчен бизнес-проекты конкурсы районның эш башлаучы эшмәкәрләрендә зур кызыксыну уятты. Аны кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше комитеты игълан итте. 2009 елда конкурста катнашуга гариза тапшырган 7 эшмәкәрнең 6сы 300 мең күләмендә хөкүмәт гранты алды. Эшмәкәрләр бал, сөтне фасовкалау җайланмалары, такта яру җайланмасы, МТЗ-82 тракторы һәм теплица алды.

Сүз уңаеннан, узган елда тапшырылган 9 гаризаның 5се сайлап алу турына үтте. Нәтиҗәдә, бизнес үсешенә 5 миллион 772 мең сум акча алынды. Бу эшмәкәрлек үсеше өчен дә, тулаем район өчен дә бик яхшы. Әлеге эшмәкәрләр эш ачып, 157 яңа эш урыны булдырды.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса