Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Фермерлар ярдәмгә өметләнә ала

    Күп еллар дәвамында районыбызда һәм республикабызда үзенең киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләүчеләргә дәүләт ярдәм күрсәтеп килә. Бу турыда хәбәрчебез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров сөйләде.

    - Бүгенге көндә Татарстанда фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән нинди программалар эшли?

    - Андый чаралар аз түгел. Шуларның берсе Республикада башлап эшләүче фермерларга ярдәм итү буенча 2015-2017 елларга исәпләнгән программада катнашуга конкурс игълан ителде.

    Крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында әлеге конкурс 22 апрельдән 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашуга документлар һәм заявкалар шушы вакыт эчендә кабул ителә. Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелә. Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр "Лизинг-Грант" программасы буенча субсидия ала алалар. Гаризалар 23 апрельдән 22 майга кадәр кабул ителә. Программа буенча белешмәләр министрлыкның рәсми сайтларына урнаштырылган.

    - Безнең җирлектә әлеге программалар бик актуаль, шулай бит?

    - Әлбәттә. Безнең районда инде уңышлы эшләп киткән фермерлар җитәрлек. Программада катнашып, башкалар да үз эшләрен җәелдерә алалар. Районыбыз фермерларын бу отышлы программага конкурста катнашырга чакырабыз. Төгәлрәк мәгълүматларны район башкарма комитетыннан (телефоны 3-02-06) яки авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән (3-06-57) алырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: