Алга
  • Рус Тат
  • Фидакарь хезмәт кенә уңыш китерә

    Явып үткән яңгырлардан соң тотрыклы аяз көннәр урнашты. Район игенчеләре һәр минутның кадерен белеп, ал-ялны белми кырларда фидакарь хезмәт куеп, хезмәт җиңүенә үз өлешләрен кертә.

    "Кощак" авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре, мәсәлән, һәрбер урып-җыю сезоны нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннар били. Быел да алар икмәкне үзвакытында һәм яхшы сыйфат белән җыеп алырга ниятли. Һәм, күренгәнчә, моңа ирешәләр дә. Биредә бөртекле культуралар 1531 гектар мәйданны алып тора. Игенчеләр борчак, арыш һәм арпаны урып-җыюны төгәлләгән, бодай суктыруга керешкән. Элгәре мәгълүматларга караганда, уңыш гектардан 24 центнер чыга. Быел Кощак кырларында 5 комбайн эшли. Бер "Мега-класс" һәм дүрт "Нива-Эффект". Йөк машиналары, тракторлар, янгын машинасы һәм техник ярдәм машинасы гел янәшәдә тора.
    Аш пешерүчеләргә дә эш җитәрлек. Өлкән пешекче Нина Цыкина белән аның ярдәмчесе Светлана Денисова тәмле ашлар пешерәләр һәм кырга алып киләләр. Анда игенчеләр рәхәтләнеп тамакларын туйдыра һәм җиң сызганып эшкә керешә.
    Евгений Сухоребрый комбайнда икенче елын мөстәкыйль эшли. Шуңа да карамастан, район комбайнчылары арасында алда бара. Евгений белгечлеге буенча автомеханик. Женя комбайн серләренә әтисеннән өйрәнгән. Петр Михайлович әлеге урак чорында үзе дә комбайн штурвалы артына утыра торган булган.
    Ул хәзерге вакытта ремонт мастерское мөдире булып эшли. Гомумән, бу гаилә эшкә бик булган. Евгенийның әнисе Валентина Николаевна районның алдынгы җәнлек караучысы. Яшь комбайнчыга авыр эшендә спорт чыныгуы да ярдәм итә - ул район баскетбол командасы әгъзасы, авыр атлетика белән дә мавыга. Күптән түгел үзе дә әти булган. Тормыш иптәше Ольга белән уллары Кириллны үстерәләр. Урак алдынгысы Евгений Сухоребрый һәрнәрсәгә вакыт таба: кырда да эшли, спорт белән дә мавыга, йорт хуҗалыгын да алып бара. Быелгы уңышлы эшен яшь механизатор комбайнны вакытында сыйфатлы итеп ремонтлаудан, уңайлы һава торышыннан, җитәкчеләрнең эшне бик яхшы оештырудан һәм алдынгылар сафында булырга теләү-омтылышыннан күрә.
    Рәсемдә: Евгений Сухоребрый икмәк кырында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: