Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Гап-гади киңәшләр дә тормышны саклап калырга мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин үз Юлламасында 2015 елны Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип билгеләде. Безнең илдә кан әйләнеше системасы авырулары - үлемгә китерүче сәбәпләрнең иң киң таралганы. Район үзәк хастаханәсе белгечләре безгә йөрәк тирәсендә авырту тойганда, үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

Фактлар

- Бездә бу чир үлемгә китерүче генә түгел, ә халыкның инвалид калуына да китерүче төп сәбәпләрнең берсе, - дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова. - Районда бу 2013 елда үлүчеләрнең 65,2 проценты, 2014 елда 62,2 проценты. Республикада әлеге авыруларга каршы актив көрәш алып барыла. 2007 елдан махсус кан тамырлары үзәкләре (хәзерге вакытта алар - 15) һәм кискен инфаркт миокард белән авыручылар өчен үзәкләр (хәзерге вакытта Татарстанда андый үзәкләр - 6). Анда питрәчлеләр дә дәвалау үтә. Үзәктә урын булуга, без андый диагнозлы пациентны шунда алып барабыз, аларга югары квалификацияле ярдәм күрсәтелә. Әмма, яңа стандартлар буенча, дәвалау гына да аз әле. Профилактика, вакытында диспансеризация, үз сәламәтлегеңне кайгыртуга игътибар бик мөһим.

"Риск" төркеменә керүчеләр

- Практикада йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискен чагылышларына һәм аларның нәтиҗәләренә юлыгырга туры килә, - ди табиб-терапевт Илшат Мөхәммәтҗанов. - Үзеңне куркыныч астына куймас һәм авыру килеп чыгышы куркынычын киметү өчен бик күпне белү дә таләп ителми. Беренчедән, "риск" төркемендәгеләргә кемнәр керә? Бу 40 яшьтән узган кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар (статистика буенча аларда инфаркт ир-атларга караганда 1,5-2 тапкыр күбрәк очрый). Шулай ук монда шикәр диабеты, артык авырлык белән интегүчеләр, тәмәке тартучылар, аракы эчүчеләр дә керә. Табибка күренүдән һәм башка киңәшләрне үтәүдән тыш, аларга гап-гади киңәшне тотарга кирәк. Үзегез белән һәрвакыт нитроглицерин йөртегез. Бу, чыннан да, кеше тормышын саклап калу мөмкинлеге бирә.

Йөрәгегезне критик хәлгә җиткермәгез

Илшат Мөхәммәтҗанов күптән түгел генә Питрәч райнында булган бер очрак турында сөйләде. Районның бер авылында яшәүче күкрәк тирәсендә, шулай ук ашказаны һәм үңәче авыртудан зарланган. Әмма өч көн буе медицина ярдәме сорап беркайда да мөрәҗәгать итмәгән. Дүртенче көнгә ул ашыгыч ярдәм чакырткан һәм ашыгыч ЛПУга озатыла. Приемный покой табиблары аңа киң инфаркт-миокард диагнозы куя. УЗИ үткәргәннән соң аңа сул як ашказаны аневризмасы диагнозы куела, бу дәваланмаган инфаркт нәтиҗәсе. Берничә көннән соң стационарда яткан әлеге ир-ат вафат булды.

Әгәр ул вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать иткән булса, аның тормышын саклап калып булган булыр иде.

Игътибарлы булыгыз: йөрәк өянәге билгеләре беленүгә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. Моны авыру билгеләре ачыклануның беренче алты сәгать эчендә эшләгез.

Профилактика

Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгышын һәм аның көчәюен киметү безнең үзебезнең көчтән килерлек эш. Моның өчен үз сәламәтлегеңә бераз игътибарлырак кына булырга кирәк.

Диспансерлаштыру белән генә канәгатьләнеп калмагыз. Кан басымын үлчәп, кандагы шикәр һәм холестериныгызны тикшереп торыгыз. Даими тикшеренеп торганда, күрсәткечләрдән организмыгыздагы үзгәрешләрне белергә мөмкин. Үз авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз - артык авырлык - йөрәк эшчәнлегенә көч китерә.

Алкоголь һәм никотин куллануны киметегез, җиләк-җимеш, яшелчәләр күбрәк ашагыз, тозны аз кулланырга тырышыгыз.

Җәяү йөрергә тырышыгыз. Аз хәрәкәт итү йөрәгегезгә зыянга гына булуын аңларга тырышыгыз. Бераз җәяү йөрү, киресенчә, йөрәк мускулларын тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм генә итә.

Инфаркт билгеләре - күкрәк кысылып килә һәм бик көчле авырту сизелә, авырту сул кул якка бәрә, үзеңне үлем дәрәҗәсендә хис итәсең. Хәтта, нитроглицерин таблеткасы эчкәннән соң да бу авырту бетми. Тын кысылырга мөмкин, үзеңне хәлсез хис итәсең, баш әйләнә, йөрәк тибеше ешая, аң томалана, баш авырта.

Мондый билгеләр булганда, тел астына нитроглицерин куярга кирәк.

Әгәр авырту үтмәсә, тагын таблетка кабыгыз һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк. Авырту басылыр, үтәр әле, дип калырга ярамый.

Вакытында дәвалану - уңай нәтиҗәгә ирешү нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса