Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хат ташучыларны һәр йортта көтеп алалар

Хәзерге заманда, һәркем электрон почта һәм интернетка күчкән чорда, почтальоннар эше актуаль түгел кебек тоела.

Әмма кайберәүләр бер-берсенә хат язуларын, бәйрәмнәр белән котлап открыткалар җибәрүләрен, газета-журналлар яздырып алуларын дәвам итә. Алар элеккечә почтальонны түземсезлек белән көтеп ала, аларның килүенә сөенеп туя алмый. Ә бит почтальоннарга һәр йортка һәм оешмага барысын да вакытында китерү өчен иртә таңнан торырга, җилле, давыллы, карлы, яңгырлы көннәрдә аларга күп аралар үтәргә туры килә.

Берәүләр посылкалар һәм башка почта җибәрүләренең бик озак килүеннән, кайчакта бөтенләй килмәвеннән зарланса, икенчеләре почта бүлекчәләрендәге чираттан зарлана. Соңгы вакытларда яхшы үзгәрешләр булды. Почта хезмәткәрләре түбән хезмәт хакы алып эшләүләренә, эшче куллар һәм вакыт җитешмәүгә карамастан, эшләрне җаваплы башкаралар. Почта хезмәткәрләренең төп бурычы вакытлы матбугат басмаларын һәм почта җибәрүләрен вакытында китереп тапшыру. Моннан тыш аларга газета-журналларга яздыру, коммуналь түләүләр кабул итү һәм акчалата түләүләрне тарату һәм башка эшләр йөкләнгән.

Почтальоннарның эшләре җиңел түгел. Хезмәт хакы аз, эше күп, алар һаман юлда. Һәр көнне аларга авыр сумка күтәреп, ничәмә-ничә километрлар үтәргә туры килә. Алар арасында Раиса Павловна Сучкова да бар. Безгә редакциягә барлык корреспонденцияләрне ул алып килә дә инде.

Почтальон һөнәренә бер уку йортында да өйрәтмиләр. Бу эшне башкару өчен нык куллар һәм аякларга ия булырга кирәк, әлбәттә инде, эшне яратырга кирәк. Почтага эшкә киләсең һәм шунда бүлек башлыгы һәм өлкән хезмәттәшләр җитәкчелегендә почтальон эше нечкәлекләренә төшенәсең.

Раиса Павловна Екатериновка авылында туган, кияүгә чыккач, Питрәчкә күчеп килә, озак еллар Казанда эшләгән. Ә почтада ул алтынчы елын хезмәт куя. 50 яшьлегенә (шушы көннәрдә туган көне) язмыш аңа авыр сынау әзерләп куйган. Әмма ул сынмый, көчле булып кала, күңел төшенкелегенә бирелми.

- Мөгаен, иң мөһиме, газета, хатлар гына ташу түгел, ә кешеләргә ярдәм итүдер. Без һәр көнне кешеләр белән очрашабыз, алар белән аралашабыз. Олы яшьтәгеләрнең сөйләшәселәре, дөнья хәлләрен беләселәре килә, - ди Раиса Павловна.

Безнең арада якыннарыннан, туганнарыннан читтә яшәүче күпме өлкәннәр яши бит, аларга аралашу җитми, почтальонның килүе алар өчен чын бәйрәмгә әверелә. Алары һәр җирдә якын дус кебек каршы алалар. Борчу-мәшәкатьләреңне алардан башка кемгә сөйлисең инде тагын?

Һәр почтальонның үз участогы бар. Раиса Павловна Совет, Осипов, Яңа, Яшел, Тау өсте (аларны санап та бетерлек түгел) урамнарына хезмәт күрсәтә.

- Эшебез җиңелләрдән түгел шул, - ди Раиса Павловна. - Мин бу эшкә ияләндем инде. Йөрү файдалы булса да, аяклар бик нык арый.

Почтальоннар бернигә дә карамастан, яңгырда да, кар-бураннарда да, салкын һәм кызу көннәрдә дә һәрвакыт эштә. Шуңа күрә газеталарга язылыра курыкмагыз, алар сезгә газета-журналларны вакытында китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса