Реклама
Бүген безнең иксез-чиксез илебездә зур бәйрәм - барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлый.
Меңләгән чыгарылыш сыйныф укучылары туган йортка әйләнгән мәктәпләре белән саубуллаша.
Алда - имтихан, югары уку йортларына керүнең сикәлтәле юлы - кызлар һәм егетләр мөстәкыйль тормышка аяк баса.
Быел районыбызның 170 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Аларга имтиханнарын яхшы гына тапшырып, җәмгыятьнең лаеклы гражданнары булып китүләрен телик.
Рәсемдә: 2011 елда Шәледә узган соңгы кыңгырау.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз