ҖИҢҮ КӨНЕ - тормыш тантанасы ул

Бөек Ватан сугышында җиңгән сугышчыларыбызның батырлыгы бүгенге яшь буын өчен һәрнәрсәдә үрнәк, әхлакый маяк булырга тиеш. Бу турыда Питрәч район үзәгенең Һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында үткән митингта да сүз булды.
Алты меңнән артык кеше - хезмәт коллективлары, оешма, учреждение вәкилләре, мәктәп укучылары, яшьләр - бәйрәм колоннасына басып, район хакимият бинасы яныннан һәйкәлгә таба юл алды. Алар белән бергә алгы сафларда ветераннар, сугышта катнашканнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре атлый.
Бәйрәм чарасын Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митинг ачты. Бирегә җыелганнар һәлак булганнар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары изге һәйкәлгә чәчәкләр, гирляндалар салдылар.
Питрәчлеләргә мөрәҗәгать итеп, муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Эдуард Дияров түбәндәгеләрне әйтте:
- Май безнең өчен тынычлык символы булып тора. Язгы көннәр безне Бөек Ватан сугышы тарихына кире кайтара. Аның сәхифәләрен язуда безнең якташларыбыз да лаеклы өлеш керткән.
Бөек Ватан сугышына Питрәч районыннан гына да җиде меңгә якын кеше киткән. Туган якларына шуларның бик азы - 1100 кеше әйләнеп кайткан.
Бүген безнең арада 34 ветеран яши. Шул исәптән Ленинград камалышын кичергән бер кеше. Алар белән хаклы рәвештә хорурланабыз. Бу фидакарьләр сугыш авырлыкларын кичеп, чын солдат-сугышчы данын аклаган.
Бу көнне бөек халкыбызның батырлыгын тагын да ныграк тыябыз. Аның әхлакый көче торган саен үсә бара. Ул буыннарны бәйли һәм тиңдәшсез патриотизм үрнәге булып тора. Бүген яу кырыннан кайтмый калганнарны искә алып, алар батырлыгы алдында башыбызны иябез.
Аннары ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның бүген дә яшьләрне тәрбияләүдә бәя биреп бетергесез ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте.
Барлык җыелганнарны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, һәммәсенә уңыш, шатлыклы аяз көннәр, имин тормыш, алдагы көнгә ышаныч һәм күтәренке кәеф теләде.
Район хәрби комиссары Владимир Гузич бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, бәйсезлегебезне, ата-бабаларыбыз яулап алган ирекне саклау өчен бердәм булырга чакырды.
Бәйрәм чарасы балалар шәһәрчегендә дәвам итте. Районның үзешчән сәнгать осталары, халык фольклор коллективлары концерт номерлары белән чыкты. Кичен бәйрәм хөрмәтенә салют бирелде.
Бу көнне ветераннарга олы хөрмәт күрсәтелде. Барлык бәйрәм чаралары нәкъ менә алар өчен, аларны олылап оештырылган иде. Ветераннарга табын да әзерләнгән иде, нәфис фильм да күрсәттеләр, бүләкләделәр дә һәм күп итеп чәчәкләр бүләк иттеләр.
Җиңү көне - үткән данлы көннәрне, һәлак булганнарны искә алу һәм бүгенге якты көнебезнең кадерен белергә, бердәм булырга чакыру да ул. Шулай булганда гына безне беркем җиңә дә, тыныч тормышыбызга комачаулык та итә алмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 12:00Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара14100
-
13 август 2022 - 09:00Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк14800
-
13 август 2022 - 08:30Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный17000
-
13 август 2022 - 08:15Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат" Физкультурачылар көне белән котлау16600
-
12 август 2022 - 08:00Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада” Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды37700
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
13 август 2022 - 12:00Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара14100
-
13 август 2022 - 09:00Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк14800
-
13 август 2022 - 08:30Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный17000
-
13 август 2022 - 08:15Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат" Физкультурачылар көне белән котлау16600
-
12 август 2022 - 08:00Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада” Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды37700
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов15500
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230700
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.274600
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**250300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган233700
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.200400
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.200300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика