Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Иң мөһиме профилактика һәм ачыктан-ачык эш итү

Ришвәтчелек чагылышлары куркынычы зоналары, әлеге өлкәдә җинаятьләр саны һәм питрәчлеләрнең алар турында хәбәр итүләре, шулай ук 2016 елда коррупциягә каршы чаралар һәм профилактика мәсьәләләренә Антикоррупцион мониторинг кысаларында республика дәрәҗәсендә анализ ясадылар.

Питрәч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова хәбәрчебез әлеге мәсьәләне тикшерүдәге кызыклы саннар һәм фактлар белән уртаклашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика Антикоррупцион мониторингы күп сандагы позицияләрдән тора, ул район халкын сораштыруларны, төрле структуралар эше турында хисаплар, тикшерүләр нәтиҗәләрен үз эченә ала, һәм болар гына да түгел.

- Валентина Исаковна, безнең районда мониторинг нәтиҗәләрен тулаем ничек бәялисез?

- Питрәч районы Антикоррупцион мониторинг нәтиҗәләре буенча тотрыклы позицияне алып тора, без бу мөнәсәбәттә имин булган районнар унлыгында, без тугызынчы урында торабыз. Без алда барган позицияләр дә бар, мәсәлән, муниципаль хезмәтне камилләштерү һәм коррупциягә каршы пропаганда буенча - 2 нче урын, норматив-хокукый актлар проектларының антикоррупцион экспертизасы буенча - 4 нче урын. Без сайт буенча - икенче позициядә, бездә барлык кирәкле мәгълүмат та ачык, районның һәр кешесе аны таба ала. Дөрес без сатып алулар һәм бюджет законы үтәлеше өлкәсенә контроль буенча 26 нчы урында. Монда башкарасы эшләр бар, барысы да вакытында эшләнми, барлык нюанслар да сакланмый, кайдадыр закондагы яңалыкларны кулланырга өлгереп җитмибез.

- Районда коррупцион чагылышлар куркынычы зонасын ничек бәяләделәр, питрәчлеләр бездә әлеге проблема белән кайда еш очраша?

- 2016 елда районнан "Халык контроленә" 50дән артык мөрәҗәгать килгән, әмма аларның берсе дә "коррупция" категориясенә керми. Узган елда питрәчлеләрдән сораштыру нәтиҗәләре буенча район башлыгына ышанычны биш баллы шкала буенча биш баллга бәяләгәннәр.

ТР Мәгариф министрлыгы белгечләре аерым анализ ясады. 2016 елда 1182 мөрәҗәгать килгән, шуларның 752 шикаяте ришвәтчелеккә кагылышлы. Безнең районда, сораштырулар нәтиҗәләре буенча, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан респондентларның 20 проценттан артыграгы канәгать түгел, 60 проценттан артыгы балалар бакчаларында даими акча җыюларын һәм түләүнең югары булуын белдерде. Балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеш 100 проценттан артык, ягъни кирәгеннән артык бала алу проблемасы бар. Шулай ук мәктәп укучылары ата-аналары да даими рәвештә өстәмә акча җыюлардан зарлана (33 процент респондент).

Сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина ярдәме күрсәткән өчен акча сорап алу буенча шикаятьләр безнең районның берничә кешесе мөрәҗәгатендә дә чагылды.

Мониторингта торак-коммуналь хуҗалык темасы да күтәрелеп чыкты. Республиканың 28 районы халкы чүп-чар чыгару проблемасын билгеләп үтте, шуларның 30 проценттан артыгы - 18 районда, шул исәптән Питрәч районында.

- Ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләрне ачыклау турында нәрсә әйтә аласыз? Алар күпме?

- Бездә аларны ачыклау республика дәрәҗәсеннән югарырак. ТР буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстанда 925 вазыйфаи җинаять ачыкланган, шул исәптән, 396 очрак ришвәтчелек очраклары. Бездә ришвәтчелекнең 2 очрагы ачыкланган (2015 елда - 14), 38 хезмәттә алдау (2015 елда -9), 1 - вазыйфаи вәкаләтләреннән файдалану (2015 елда -11). Тулаем динамика уңай. Коррупциягә каршы көрәштә иң мөһиме - профилактика һәм халык белән ачыктан-ачык эш йөртү, аларның хәбәрдар булуы. Без боларның барысына да зур игътибар бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса