Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иң мөһиме – сыйфат

Язгы чәчү эшләреннән соң авыл халкы өчен иң мөһиме - азык әзерләү мәсьәләсе тора. "Ак Барс-Питрәч" авыл хуҗалыгы предприятиесендә үткән авыл хуҗалыгы семинарында сүз шул темага барды.

Биредә башка мәсьәләләр дә каралды. Авыл хуҗалыгы семинарында район администрациясе аппараты хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, район предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре катнашты. Семинарны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин башлап җибәрде. Ул әлеге киңәшмәнең максаты - азык әзерләү һәм сыерларны җәйге лагерьда тотуны дөрес оештыру булуын әйтеп китте. Район башлыгы иң мөһиме - терлекләрнең продуктлылыгын арттыручы сыйфатлы азык булуын искәртте. Ә моның өчен иң беренче чиратта механизаторларны кызыксындырырга кирәк.
- Механизаторларның эш сыйфатын билгеләгез һәм премияләр бирегез! - дип Шәйхулла Насыйбуллин хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. - Премия - сыйфат өчен, ә турыдан-туры түләү сан өчен булырга тиеш.
Семинарның беренче өлеше кырда үтте. Биредә инде аксымга бай булган козлятник үләне өлгергән.
- Кичә инде чаба башладык. Һава шартлары яхшыруга, печән әзерләргә керешәчәкбез, - диде хуҗалык җитәкчесе Радик Зиннәтов. Аның сүзләренә караганда, хуҗалык быел мең ярым тонна печән, шулкадәр үк салам, дүрт мең тонна сенаж һәм өч мең тонна силос әзерләргә планлаштыра. Моның өчен азык әзерләү техникасы бар. Соңгысын семинарда катнашучылар үз күзләре белән күрделәр. Барлык техника да кырга чыгарып тезелгән иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Эдуард Дияров әлеге кырның инде өч ел буе мул уңыш бирүен искәртеп китте. Монда вакытында минераль ашламалар белән үзвакытында тукландыру да зур роль уйный.
Семинарның икенче өлеше җәйге лагерь территориясендә үтте. Биредә сүз тәүлеклек көтү көтүнең өстенлекләре турында сүз барды. Районның барлык хуҗалыкларында да диярлек көтү сезонын ачканнар инде. Әлегә бары "Рацин-Шәле" һәм "Марс"та гына көтмиләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы әйтүенчә, эшне дөрес оештыру аркасында быел сөтнең артуы күзәтелә. Чагыштыру өчен: 2011 елда тулай савым 41 тонна тәшкил итсә, бүген исә 53 тонна. Шуңа өстәп, көтүгә генә ышану ярамавын, яшел конвейер да эшләргә тиешлеген искәртте.
Семинарның икенче өлешендә шулай ук хезмәткә түләү һәм премияләр хакында да сүз булды. Сөт арту өчен премияне көтүчеләр, алардан соң сыер савучылар алачак. Юкка гына бу чорда иң зур җаваплылык көтүчеләргә төшә, дип әйтмиләр.
Күчмә семинарга йомгак ясап, район башлыгы сөт җитештерүдә яулаган үрләрне сакларга, савымнарны тагын да арттырырга, семинарда алган тәҗрибәне эштә дә кулланырга, ягъни азык әзерләү эшендә дә, сыерлар асрауда да тиешле технологияләрне кулланырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X