Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иң яхшы чыршы кемнеке

Инде матур гадәткә кереп киткән традиция буенча, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район башкарма комитеты "Иң яхшы чыршы" бәйгесе игьлан итә. Аңарда, башка еллардагы кебек, район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм район хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре катнашачак.

Бәйгедә чыршылар ике номинациядә бәяләнәчәк: "Район үзәгенең иң яхшы чыршысы" һәм "Иң яхшы авыл чыршысы".
Таләпләр: торак пунктларда үзәк чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлекләр, шул исәптән, ел символы булу.
Чыршы биеклеге бәяләмәсе: 3-5 метрлы - 2 балл; 6-10 метрлы - 4 балл; 10 метрдан биегрәге - 6 балл.
Һәр бизәлгән кар фигурасы өчен 1 балл бирелә. 2 метрдан да ким булмаган Кыш бабай һәм Кар кызы фигуралары, 1,5 метрдан да ким булмаган җәнлек сыннары бәяләнә. Шулай ук чыршы уенчыкларына да бәя бирелә: уенчыклар (3 баллга кадәр), гирляндалар, иллюминацияләр (3 баллга кадәр), чыршы әйләнәсендә балалар өчен уен мәйданчыгын бизәү (5 баллга кадәр), иллюминациядән тыш территорияне яктырту (2 балл), боз тавы булу 3 балл), Яңа ел чараларын үткәрү сыйфаты (11 баллга кадәр), терлекчелек тармагына йомгак ясау (5 балл), хуҗалык җитәкчесе һәм авыл җирлеге башлыгының халыкны бәйрәм белән котлауда катнашуы (2 балл), халыкның чыршыда актив катнашуы (2 балл), кызыклы сценарий (2 балл).
ике номинациядә дә 1, 2, 3 нче урыннар өчен 5000, 4000,3000 сум күләмендә премия тапшырылачак. Барлык хуплау призлары (өч урын) - 1әр мең сум.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 елның беренче ункөнлегендә булачак. Район үзәгенең күп кенә оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре биналарны һәм территорияләрен бизи башлады инде: кар фигуралары ясыйлар, гирляндалар урнаштыралар. Балалар шәһәрчегендә дә эш кайный. Быел ул спорт һәм балалар мәйданчыклары төзеп кую аркасында бик үзгәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X