Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Игелекле хезмәт ел әйләнәсе үз җимешләрен бирә

Хәзерге вакытта безнең районда җәйге хезмәт лагерьлары проектында сигез мәктәп һәм 2000 бала катнаша. Хезмәт лагерында эш ике юнәлештә алып барыла. Беренчесе – мәктәп яны участогында эш, икенчесе белем бирү планы буенча уза. Хезмәт тәрбиясендә 7-9 нчы сыйныф укучылары катнаша.

Совет чорында җәйге хезмәт лагерьлары алтмышынчы педагогик проектның бер өлеше булган. Алар беренче тапкыр комсомолның район комитетлары тарафыннан тормышка ашырылган. Безнең районда мондый тәҗрибә бүгенге көнгә кадәр дәвам итә һәм үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Без Кибәч һәм Пановка авыллары мәктәпләрендә булдык. Кибәч урта мәктәбе яны участогы мөдире, биология һәм география укытучысы Булат Матюшкин әйтүенчә, быел аларның уңышы бик яхшы һәм аның төп өлеше, гадәттәгечә, балаларны тукландыруга тотылачак, ди.
- Безнең участокта без бакча культуралары үстерәбез: кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр. Шуңа күрә уку елы дәвамында безнең үзебезнең яшелчәләр, компотлар, консервлар була. Шул рәвешле, без балаларның рационын витаминнар белән тулыландырабыз. Узган ел алынган яшелчә уңышының гомуми күләмен саннарда әйтсәк, кәбестә, мәсәлән, 600 килограммга якын, кишер – 300 килограмм, чөгендер 400 килограмм җыелган иде. Мәктәп яны участогында балалар график буенча эшли. Һәр сыйныф үз җитәкчеләре белән җәй дәвамында сәгать 9дан 12гә кадәр эшли. Бездә балалар аз, әлбәттә, әмма безгә техник хезмәткәрләр бик булыша. Мәктәп территориясе 2 гектарга якын, 13-14 сутый җирне яшелчә һәм җиләк-җимеш алып тора. Сыйныфлар аз булганлыктан, алар бөтен уңышны аерым җыеп бетерә алмыйлар, шуңа күрә без аны бөтен мәктәп белән җыябыз, “өмәләр” оештырабыз, - диде Булат Матюшкин.
Җыелган барлык уңыш санэпидстанция аша җентекле экспертиза уза.
Пановка гомуми белем бирү мәктәбе дә Кибәч авылындагы хезмәттәшләреннән калышмый.
- Безнең мәктәптә нибары ун сутый бакча бар. Ел саен бу мәктәп яны участогында без кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер, помидор, кыяр, кабак һәм ташкабак утыртабыз. Ә быел көздән тагын ике сутый сарымсак утыртырга планлаштырабыз. Мәктәптә ике тапкыр туклану оештырылган. Иртәнге ашны бюджет акчаларын тотып формалаштырабыз, ә төшке ашка мәктәп яны бакчасыннан җыеп алынган яшелчәләр файдаланыла. Яшелчәләрдән салатлар, гарнирлар ясыйбыз, бар да балалар сәламәт туклансын өчен. Уңышыбыз яхшы. Узган ел бәрәңге 700 килограммнан артык, чөгендер һәм кәбестә 100 килограммнан артык, суган, ташкабак, кабак уңышы 80 килограммга якын булды. Бездә махсус яшелчә саклау урыны бар.  Быел бездә 47 укучы булды, беренче сыйныфтан тыш, барлык балалар да мәктәп яны участокларында эшлиләр. Тугызынчы сыйныфлар июль башында, ә калган сыйныфлар үзләренең графиклары буенча эшли. Бу процесска шулай ук укытучылар, техник хезмәткәрләр, хәтта кайбер укучыларның әти-әниләре дә җәлеп ителә, - диде Пановка мәктәбе директоры Миләүшә Фазлыева.     
- Без иртәнге сәгать 9дан эш участогында, бүген бәрәңге чүбен утыйбыз. Биредә көн саен эшлибез, моның бернинди дә авырлыгы юк, киресенчә, бик күңелле, чөнки дуслар белән бергә. Мин үзем бишенче сыйныфта укыйм, - диде Пановка мәктәбе укучысы Игорь Козлов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса