Алга
  • Рус Тат
  • Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

    Авыл хуҗалыгы эшләре төгәлләнде. Хәзер игенчеләрнең рәхәтләнеп ял итәргә тулы хокуклары бар. Шулай ук алар быелгы сезонга да нәтиҗә ясый алалар. Хәбәрчебез бәйрәм алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек САБИРОВ белән әңгәмә корып алды.

    - Ирек Рәсүлович, сезнеңчә, быел сезон нинди булды?
    - Күп кенә кыенлыкларга, коры һава торуга да карамастан, сезон начар булмады, дияр идем. Җәйнең беренче атналары авыл хуҗалыгы өчен хәтәр булды. Шулай да шул шартларда да яхшы гына уңыш алдык. Бөртеклеләрдән район буенча тулаем уңыш чыгышы 73953 тоннага җитте. Узган ел белән чагыштырганда 17 мең тоннага артыграк (узган ел районда 56,5 мең тонна уңыш җыеп алынган). Районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар гектарыннан уңыш чыгышы 20 центнер тәшкил итте.
    - Кайсы хуҗалыкларда урып-җыю эшләре көйле барды?
    - Әлбәттә, "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы, "Кощак" АХП, "Агрострой" игенчеләре безне бик сөендерде. Монда эшләр яхшы барды, бөртеклеләр уңышы да югары булды. "Ак Барс-Питрәч" хуҗалыгы игенчеләре 32 мең тоннадан артык ашлык алды, уңыш чыгышы гектарыннан 27,3 центнер. "Кощак" авыл хуҗалыгы предприятиесендә - 3530 тонна, уңыш чыгышы гектарыннан 23 центнер. Кощаклылар, моннан тыш, бәрәңгедән яхшы гына уңыш алды - 2250 тонна. Уңыш чыгышы гектарыннан 150 центнер. Бу очраклы гына түгел, әлеге хуҗалыкларда кырларга минераль ашламалар да күбрәк кертелде, монда туфрак эшкәртү технологиясен дә үтиләр. "Агрострой" да үз кырларында оператив эшләп, башка хуҗалыкларга уңыш җыеп алуда булышты.
    - Район аграр комплексының башка мөһим позицияләрендә күрсәткечләрне ничек бәяләр идегез?
    - Тулаем алганда, киләсе сезон өчен 6982 тонна орлык фонды салынды. Тупас һәм сусыл азыклар да күбрәк әзерләнде: печән - 14325 тонна, сенаж - 50961 тонна, салам - 10 мең тоннадан артык, силос - 34 мең тоннага якын. Силос салу эшләре әле дә бара. Бер шартлы башка 30,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу узган елгыдан күбрәк. Терлек азыгына килгәндә, хәл шактый яхшы ук дияр идем. Кышка мул запас белән керәчәкбез. Кайбер хуҗалыкларда азык запасы ел ярымга җитәрлек.
    - Хәзерге вакытта агросекторда кыр эшләре төгәлләнде диярлек. Мәгълүм булганча, авылда эш бетеп тормый. Авыл халкы бер эш бетүгә, икенчесенә керешә...
    - Әйе шул, соңгы матур көннәрдә барлык хуҗалыклар да туфракны туңга сөрде. Бүгенгә 70 процент туфрак мәйданы эшкәртелде. Әлеге эш дәвам итә, көннәр яхшы тора бит. Барлык хуҗалыкларда да терлекләрне абзарларга уңышлы гына күчерделәр. 9 ай нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү 111 процент тәшкил итте. Бу узган елгыдан яхшырак.
    Шулай итеп, авыл халкы өчен ел начар килмәде. Зарланып булмый. Барысы да тырышып эшләде. Бәйрәм алдыннан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм һәм имин тормыш, уңыш телим.
    - Ирек Рәсүлович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: