Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Икмәкне күтәренке кәеф белән җыеп алабыз

    Районда кызу урак өсте. Барлык хуҗалыклар да икмәк җыеп алуга кереште.

    Бөртеклеләр дә өлгереп җиткән, көннәр дә яхшы тора, үстергән икмәкне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык шартлар да бар.
    "Соя Колай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә бөртеклеләрне җыеп алуга узган елгыга караганда төгәл ике атна алданрак керештеләр. 13 июльдә хуҗалыкның барлык дүрт комбайны турыдан-туры уҗым арышын суктыруга кереште. Быел колайлыларга барлыгы 1375 гектарда уңыш җыеп аласы бар. Мәйданнарның күп өлешен уҗым арышы биләп тора, ул 750 гектарда чәчелгән. Быел бу культура яхшы гына уңыш бирә. Гектардан 30 центнер чамасы.
    - Безнең кырларда, узган еллардагы кебек дүрт комбайн эшли, - ди хуҗалык директоры Хәлим Миңнебаев. - Болар - өч СК-5 "Нива" һәм бер "Полесье" комбайннары. Аларда тәҗрибәле игенчеләр Мөдәррис Кәримов, Георгий Калашников, Валерий Мартынов һәм Евгений Мартынов эшли. Сүз уңаеннан, Женя яшь комбайнчы булуына карамастан, һәрвакыт алдынгылар рәтендә, хуҗалыкта гына түгел, ә район буенча да. Ул "Полесье" комбайнында һәрвакыт үз планын үти.
    Ашлык ташуга өч автомашина җәлеп ителгән - ике "КамАЗ" һәм бер "ЗИЛ". Алар белән Егор Карташов, Виктор Ворончихин һәм Юрий Агачев идарә итә. Әгәр әлеге машиналар өлгермәсә, рейска башка автотранспорт җибәрү мөмкинлеге дә бар. Әлегә уңыш чыгышы уртача гектардан 26шар центнер. Авырлыкларга да карамастан, без традицияләрдән читләшмибез, комбайнчыларга төп хезмәт хакыннан тыш һәр 100 тонна ашлык өчен премияләр дә бирәбез - биш меңгә якын, бу бик яхшы стимул.
    Кырда һәрвакыт комбайнчылар янында техярдәм, эретеп-ябыштыру агрегаты тора, техника ватыла калса урында ук хезмәт күрсәтелә. Бездә монда үз эшенең остасы Миңневәли Ганиев эшли.
    Кырларда башка техника да эшли, комбайннардан соң саламны шунда ук преслыйбыз һәм азык ишегалдына җибәрәбез.
    Георгий Калашников уракта 29 сезонын катнаша, шулардан икенче елын Колайда эшли. Калашниковлар - нәселдән килгән механизаторлар, аның әтисе Николай Максимович танылган механизатор булган. Георгий үзе игенче эшенә абыйсы Иван Калашниковтан өйрәнә, берара аның ярдәмчесе булып улы Николай да эшләп ала.
    - Быел көннәр кызу булса да, эшләве күңелле, бөртеклеләр уңышы куандыра, ярдәмчем Юрий Савенков белән бергәләп 1500 тонна ашлык суктырдык инде, - диде төшке ашка тукталган арада Георгий. - Безнең төп бурыч - игенне вакытында югалтуларсыз җыеп алу. Моның өчен барлык шартлар да бар, иң мөһиме - кәефләр яхшы.
    Урып-җыю эшләреннән соң Георгий Калашниковны башка эш көтә, ул хуҗалыкта белгечлеге буенча - зоотехник булып эшли.

    Фото автора

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: