Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Җир безнең туендыручыбыз

    Колай авыл хуҗалыгын биш ел дәвамында Хәлим Миңнебаев җитәкли. Ул җитәкчелек иткән чорда хуҗалыкта игелекле, күпмедер дәрәҗәдә онытыла барган гореф-гадәтләр яңара. Мәсәлән, монда коллектив, механизаторлар һәм терлекчеләр ел саен республикабызның тарихи урыннарына сәяхәтләр оештыралар - Болгар, Свияжск монастыре, Раиф комплексы һәм башка бик күп урыннарга. Шулай ук, җиргә, анда эшләү...

    Финанс авырлыкларына, вакытлы кыенлыкларга да карамастан, хуҗалык тулы тормыш белән яши. Анда коллективның еллар буе тупланган зур хезмәтен һәм матди базасын саклыйлар. Монда конкурслы идарәче Валерий Крапивинның хезмәте зур.

    Быел язын хуҗалык игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар чәчүгә кереште. Һәм кабат борынгы йолаларның берсе - әлеге зур эшкә керешкәнче гыйбадәт кылырга онытмадылар. Ул бик зур әһәмияткә ия, барыннан да элек - җирдә эшләүче кешеләргә җирнең кыйммәтләренә төшенергә мөмкинлек бирә. Аны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк икәнен, җир ананың тормыш бүләк иткәнен, мул уңыш биргәнен искә төшерә. Танылган язучы Василий Белов болай дигән: авылның тоткасы - дингә ышану: христиан, ислам диннәре кешеләрдә җиргә, хезмәткә, бер-береңә карата сакчыл мөнәсәбәт, якыныңа карата мәхәббәт тәрбияли. Элек бөтен авыл халкы дин тоткан, гореф-гадәт, йолаларны үтәп яшәгән - бар эш дога белән башланган, чәчү чәчкәннәр, уңышны җыеп алганнар. Бәла-казаны да дога белән җиңгәннәр.

    Нибары берничә көн элек кенә Колай авылы хуҗалыгы механизаторлары, солы чәчә башлау өчен кырда чәчү комлексын ачтылар. Чәчүгә керешер алдыннан Александр атакай гыйбадәт кылды һәм эшчеләргә хәерле сәгатьтә эшкә керешүләрен теләде, мул уңыш җыеп алырга хәер-фатихасын бирде.

    - Хәерле сәгатьтә кырда эшләрне башлап җибәрегез, - дип мөрәҗәгать итте ул кыр хезмәтчәннәренә. - Җир үзен кайгырткан өчен сезгә мул уңыш белән җавап кайтарсын!

    Александр атакай һәм хуҗалык җитәкчесе Хәлим Миңнебаев тантаналы рәвештә беренчеләрдән булып кырга аяк басты. Алар үз куллары белән туфракка орлык сиптеләр. Аннары чәчү агрегатлары кузгалды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: