Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Исеме җырга күчкән авылда олы бәйрәм

Күн авылында 8 декабрьдә олы тарихи вакыйга булды. Ул җирле мәктәпнең 120 еллыгына багышланып, авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде.

Авыл кешеләренең бәйрәм шатлыгына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Данил Мостафин һәм район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да кушылды.
Бу көнне Күн авылы мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Бәйрәм үзенчәлекле башланды. Сәхнәдә спектакль уйнадылар. Аны авылда 125 ел элек ачылган беренче мәдрәсә ачылуга багышлаганнар иде. Галиәсгар Камал театры артистлары тамашачыларны ярты сәгатькә унсигезенче гасырга алып кереп китте. Ул чагында авыл балалары мәдрәсәдә белем алган, алар, башлыча, дини белем алган. Әмма укытучылар арасында алдынгы карашлы кешеләр - мәдрәсәдә дөньяви белем бирү яклылар күренә башлый. Алар математика, тарих һәм хәтта рус теле укытырга теләгән. Шул чагында белем бирүдә ике агым - кадимчеләр һәм җәдитчеләрнең тарткалашуы турында иде пьеса. Анда безгә интервью биргән җирле мәктәпне тәмамлаган Камал артисты Фердинанд Хафизов та уйнады. Театр артистлары бәйрәмне оештырып, аны берьюлы ике тарихи вакыйга белән бәйләде. Алар авыл халкының үз тарихларын онытмауларын теләгән. Бәйрәмгә авылның бөтен өлкән укытучылары да чакырулы иде. Алар халыкка мәдрәсә тарихы, беренче укытучылар турында сөйләде. Бу һәм авылның башка данлыклы эшлеклеләре турында район башлыгы Шәйхулла Галимуллович та сөйләде.
Бәйрәм хөрмәтенә хезмәт ветераны Венера Мөхетдиновага район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Аннары педагогик хезмәт ветераннарына чәчәкләр һәм бүләккә - ак мамык шәлләр тапшырды.
Бәйрәм сәхнәсенә үзенең фидакарь хезмәтләре белән танылган педагогик хезмәт ветераны Рәшидә Галәвиева берничә мәртәбә күтәрелде. Ул озак еллар Күн урта мәктәбе директоры булып эшләгән. Нәкъ менә ул әлеге бәйрәм инициаторы булды. Ул 25 ел буе әлеге белем бирү йорты тарихы турындагы материалларны җыя, аннары китап чыгара (аны җирле редакциядә бастыра). Шулай итеп авылдашларына зур бүләк әзерли. Рәшидә Галәвиева мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков имза куйган Рәхмәт хатына лаек булды. Аның эчтәлеген Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин укыды. Ул Татарстан Хөкүмәте исеменнән җыелганнарны бәйрәм белән котлады һәм шушы мәктәпкә, аның уңышларына Россиядә дә, республикада да югары бәя бирүләрен, Күн урта мәктәбендә һәрвакыт көчле укытучылар һәм укучылар булуын билгеләп үтте.
Бәйрәм бик җылы, дулкынландыргыч шартларда узуын да әйтергә кирәк. Ветераннар үткәннәр турында искә алды, шигырьләр укыды, беренче укытучылары һәм укучылары турында исләренә төшерде. Күңелле бәйрәмне районның яшь талантлары һәм республиканың танылган артистлары чыгышы да бизәп торды.
Бүген Күн мәктәбенең 120 ел элек урнашкан бинасы юк. Хәзерге укучылар яңа, заманча бинада белем ала. Әмма монда үз тарихларын онытмыйлар, өлкән буынның яхшы үрнәкләрен сакларга тырышалар. Шуңа да Күн урта мәктәбе республиканың иң яхшы белем бирү йортлары исәбендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса