Изге эш җирдә ятмас

Керәшен Сәрдәсе авылы җирлегендә зират коймаларын яңарталар. Бу изге эшкә район һәм җирле хакимияттән тыш, авыл халкы да кушылуы игътибарга алырлык күңелле күренеш.
Иске коймаларны, капкаларны алыштыру, яңарту, буяу эшләре көч һәм тырышлык кына түгел, матди чыгымнар да таләп итә. Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов бу эшкә район, авыл җирлеге хакимиятеннән тыш, элек бу торак пунктта яшәүчеләр дә кушылуын сөенеп бәян итте. Алар ата-ана хакын хаклап, зиратны төзекләндерүдә үз өлешләрен кертә. Николай Мухин, Андрей Харитонов, Сергей Николаев, Иван Анисимов зур ярдәм күрсәткән. Кәвәл һәм Көлкәмәр авылларында яшәүчеләр дә читтә калмаган.
Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз. Ел ярым вакыт эчендә ремонт өчен кирәкле тиешле сумма туплана. Кыштан ук профиль сатып алынган. Июнь башыннан эш кайный башлаган. Сүз арасында биредә койманы соңгы тапкыр 2002 елда алыштыруларын әйтеп үтәргә кирәк. Пычкы материалларыннан эшләнгәнгә, тиз арада яраксыз хәлгә килгән. Бу юлы шуңа күрә койманы тимердән ясарга уйлаганнар. Әлеге эш артыннан йөрүчеләр арасында авыл мәдәният йорты директоры Алексей Дементьев та булган. Үзенең төп эшеннән бушаган арада шунда ук эшкә керешә. Күпләр аның үрнәгенә иярә, нәкъ шулай эшли.
Мондый зур эшне бергәләп кенә башкарып чыгарга була шул. Халык хәлнең торышын яхшы аңлый. Шуңа да җыелышып ярдәм итәргә телиләр. Берәүләр акча белән булышса, икенчеләр, материалын бирә, үзе килеп эшләп китә.
Материал гына җитсен, эшен, һичшиксез, җиренә җиткерәбез аны, - ди кешеләр.
Халык гыйбарәсендә әйтелгәнчә, кешеләрнең ничек яшәвен аларның яшәү урыннарында зиратны карап тотуларыннан чамаларга була. Моны Керәшен Сәрдәсе халкы яхшы аңлый. Бик тиздән уртак тырышлык белән изге урын тагын да ямьләнеп китәчәк.
Шунысы кызганыч, 80 метр профнастил алырга акча җитеп бетмәгән әле.
Исәннәрне хөрмәт итеп, бакыйлыктагыларны онытырга ярамый. Шуның өчен әлеге авылдан чыккан, яшәгән бөтен кеше әлеге изге эшкә катнашсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13900
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:13800
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.15600
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.17000
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17800
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13900
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:13800
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.15600
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.17000
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17800
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгызТуган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**152700
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215200
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**325100
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган172000
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166900
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика