Картаймый ул йөрәк, маңгайлар сырланса да

Районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге матур чара - бергә 50 һәм күбрәк еллар яшәгән парларны хөрмәтләү белән башланды. Ул район үзәгендәге мәдәният йортында алып барылды.
1 октябрь көнне мәдәният учагында бөтенләй башка - бәйрәмчә халәт иде. Шулай булмый ни! Монда ярты гасыр һәм күбрәк еллар бергә канат каккан бәхетле парларны тәбрикләделәр бит.
Бу көнне Шәледән Әхмәтҗановлар, Шихаздадан Закаловлар, Олан Иленнән Тубановларны котладылар. Бәйрәмгә Пимәрдән Хөсәеновлар гаилә пары да чакырулы иде. Әмма алар кайбер сәбәпләр аркасында район үзәгенә килә алмады. Шуның өчен сәхнәгә өч пар күтәрелде.
Монда алар өчен җыр, музыка яңгырады. Өлкән парларны район башлыгы Эдуард Дияров үзе килеп котлады. Ул һәр парга бүләкләр тапшырды, аларга эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сез, кадерлеләребез, аерым игътибарга, хөрмәткә лаек. Без сезнең тормыш тәҗрибәсенә, киңәшләрегезгә мохтаҗ. Сезнең ныклыкка, гаилә кадерен белүегезгә, бетмәс- төкәнмәс ихтыяр көчегезгә сокланабыз. Сез туган илгә, туган җиргә тугрылык үрнәге булып торасыз. Сездән илебезне яратырга, эшкә җаваплылыкка, батырлыкка һәм шәфкатьлелеккә өйрәнәбез, - диде ул.
Казан кунагы - Татарстан республикасында наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Каменев җылы котлауларын җиткерде.
Юбилярларны котларга балалары да килгән иде. Мәсәлән, Шәледән Әхмәтҗановларның уллары әти-әниләрен уллары буларак та, җирле хакимият исеменнән дә тәбрикләде.
Шихаздадан Закаловлар гаилә пары балаларыннан гына түгел, онык балаларыннан да кабул итте. Билгеле, шундый хөрмәткә, олылауга күнекмәгән өлкәннәрнең күзләренә яшьләр килде. Бу бәхет яшьләре иде. Шушы кадәр гомер кичереп, исән-сау булу, туганнар һәм якыннар әйләнәсендә юбилейларын каршылау үзе бәхет түгелме соң?
- Тормышта төрле чаклар булды: яхшысы да, начары да... Бергә 60 ел яшәп кара әле! - диде соңрак әңгәмә вакытында Мария Романовна Закалова. - Гомер буе кош караучы булып эшләдем. Ирем Иван Павлович слесарь, комбайнчы иде. Өч бала тәрбияләп үстердек. Алар безгә җиде онык һәм җиде онык баласы бүләк итте.
- Олан Иленнән Тубановлар бергә 55 ел. Алар да тормышларыннан канәгать, балаларыннан һәм оныкларыннан кадер-хөрмәт күреп яшиләр.
Шәледән Әхмәтҗановлар гаилә пары да биш бала табып, аякка бастырган.
- Бер-беребезне аңлап, санлап тордык. Бик тату яшәдек, Аллага шөкер. Хәзер дә бик яхшы яшибез, - диде.
Өлкәннәрнең ачык күңелле, тормыш кадерен, ямен белеп яшәүләре безне сөендерә, билгеле. Без барыбыз да алар өчен шат, Ходай тагын гомерләр насыйп итсен үзләренә.
Бүген Питрәч районында 6243 пенсионер яши. Шуларның 31е Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1020 кеше 80 яшьтән узган, 90 һәм артыграк яшьтәгеләр 70 кеше.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3400
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.21900
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.21800
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.23000
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.24900
-
16 август 2022 - 12:50Питрәч районы яңалыклары
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3400
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.21900
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.21800
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.23000
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.24900
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдәХөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.276700
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.231000
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.276700
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**251900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.201800
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика