Алга
  • Рус Тат
  • Керәшен авылларына тылсымлы автобус килде

    Питрәч районы керәшен авыллары буйлап тылсымлы автобус йөри. Мондый хәлне Питрәч халкының беренче күрүе, бу карт-коры өчен бигрәк тә могҗиза кебек тоела. Чиркәүсез авылга түбәсенә гөмбәз куелган качлы, эчендә алтаре булган автобус килеп керсен әле. Хәзер автобуслар кеше төяп кенә йөрми, әнә шулай көпчәкле чиркәүгә дә әйләнә.

    Районда барлыгы 7 керәшен авылы бар. Шуларның берсендә - Керәшен Сәрдәсе авылында гына чиркәү эшли. Халыкны Димитрий әтей Сизов дингә өйрәтә. Чистай ягы тумасы булган керәшен Димитрий әтей райондагы башка керәшен авылларын да карап тора, күрше районнарга да барып, халыкны агарта. Тирә-як керәшеннәр өчен ул бердәнбер дин кешесе. Әмма мәктәпләре булган Янсуар, Кибәч, Кәвәл кебек ару гына яшәп яткан авылларда Алла йортлары юк. Ярый инде, Көлкәмәр, Талкыш, Әлбәден кечкенә авыллар. Элек һәрбер керәшен авылы берәр урыс чиркәвенә карый торган булган. Тора-бара урыс авыллары беткәнгә, чиркәүләре дә ташландык хәлгә килә. Хәзер аларны төзекләндерүче юк, халык та кирәксенми, "әйдәгез рәтләгез, яңасын салыгыз" дип торучы да юк. Шуңа бу проблеманы бераз булса да хәл итәр өчен Дмитрий әтей көпчәкле чиркәүгә утырып, авыллар буйлап йөри. Әлеге чиркәү-автобус изгеләр рәсемнәре белән бизәлгән, аны һич кенә дә гади автобус дип әйтеп тә булмый. Көпчәкле чиркәү сәяхәте июнь ахырына кадәр дәвам итте. Димитрий әтей ярдәмчеләре белән авылдан-авылга йөреп, халыкны шул автобус эчендә келәү иттерде, өлеш алдырды, җазыклардан аруландырды. Аннан тагын бер сөенечле хәл - бала чумылдыручылар да булган. Инде башта ук әйткәнемчә, авылга автобус килеп керүне халык бик шатланып, могҗиза кебек кабул итте. Безнең Көлкәмәр авылының халкы: әбиләр дә, бәбиләр дә автобус янында җыелды. Мондый мөмкинлене һәркемнең кулланып каласы килде. Чөнки авыл кешесенең күрше авыл чиркәвенә чыгып китәргә вакыты җитми, карт-корының инде хәленнән килми.
    Керәшеннәр диннән ерак дип ничек кенә әйтергә тырышсалар да, бу алай ук түгел. Менә көпчәкле чиркәүгә җыелучылар күп булды бит. Шуңа күрә бу изге эшне башкарып чыккан Димитрий әтейгә авыл халкы бик зур рәхмәт әйтте. Мондый эшләр тагын да оештырылса иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 май 2018 - 10:54
      ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР Наилә САФИНА Шәле
      46
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:48
      Каникуллар күңелле генә түгел, файдалы да үтәчәк Уку елы тәмамлануын белдергән соңгы кыңгырау чыңлау белән укучыларның әти-әниләрендә каникуллар вакытында балаларны ни белән кызыксындырырга дигән сорау туа. Традицион рәвештә, бу сорауга җавап итеп питрәчлеләргә берничә вариант тәкъдим иттеләр. Безнең районда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә бик җаваплы карыйлар, шуңа күрә аны гамәлгә ашыруда күп кенә оешмалар катнаша.
      43
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:45
      Керәшеннәр Тройсынга әзерләнә Җәй башы – ул сабантуйлар чоры. Безнең райондагы керәшен авылларында бу бәйрәм Тройсын буларак билгеләп үтелә.
      52
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:41
      Алга таба да иҗат итүегезне дәвам итегез Мәктәпне тәмамлау – бу һәрвакытта да тормышның яңа этабы башлануын белдерә, әмма кемдер өчен бу үткән юлларга әйләнеп карау, авырлыкларны җиңеп, ирешелгән уңышларны барлау да. Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы балалар бу турыда күп сөйли ала. Чөнки аларның һәр җиңүендә, һәр бүләгендә – айлар, атналар, сәгатьләр буенча сузылган хезмәт ята.
      44
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:35
      Балачак белән хушлашыр вакыт җиткән Бу көнне мәктәп укучылары зур түземсезлек белән көтеп ала, әмма бу көнне һәркемнең күңелен моңсу хисләр биләп ала. Безнең районның 17 мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады. Аерылу һәрвакытта да моңсу, күңелсез. Шулай да мәктәпне тәмамлаучыларга озак моңсуланырга туры килми, аларны алда имтиханнар, кызыклы олы тормыш көтә.
      40
      0
      0
    • 23 май 2018 - 15:29
      ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП Татарстан Республикасы Питрәч районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
      17
      0
      0
    • 23 май 2018 - 14:41
      Ленино-Кокушкинода нинди кызыклы вакыйгалар бар? Ленино-Кокушкино авылында район җитәкчелегенең күчмә эшлекле киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә катнашучылар һәм район башлыгы Илһам Кашапов төзелүче объектлар, проблемалы участоклар янында булдылар һәм борчулы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
      47
      0
      0
    • 23 май 2018 - 10:52
      Игътибар: фотоконкурс! Декоратив һәм бүлмә гөлләре, клумбалар һәм чәчәк куаклары - ел саен йөзләгән мең гөл матур чәчәк ата. Бу мизгелне игътибарсыз калдырып була мени соң?!
      40
      0
      0
    • 22 май 2018 - 14:47
      Эшебез белән дә, сүзебез белән дә ярдәм итә алабыз Без инде укучыларыбызга Колай авылында яшәүче Кириллова Лиза турында сөйләгән идек. Кызганыч, кечкенә кызның язмышы җиңел түгел. Дүрт ел эчендә аңа күп нәрсәләр кичерергә туры килә.
      73
      0
      0
    • 22 май 2018 - 13:54
      Питрәчнең яшь "йолдызчыгы" ТНВда булды Анда ул "Җырлыйк әле!" телевизион конкурс жюриларын таң калдырды.
      41
      0
      0
    • 18 май 2018 - 11:39
      Приют адым саен үзгәрә Питрәч "Шатлык" социаль приюты яңаруын дәвам итә. Шушы көннәрдә анда кабат балаларның шат авазы яңгырады. Ике айдан соң, ремонтланган азык блогын бәяләр өчен, тәрбияләнүчеләр приютка әйләнеп кайттылар.
      72
      0
      0
    • 18 май 2018 - 08:58
      КЫСКА ХӘБӘРЛӘР КАЗАНДА республика олимпиадаларында җиңүчеләрне, Бөтенроссия мәктәп укучыларының предмет олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар һәм аларны әзерләгән укытучыларын хөрмәтләү тантанасы үтте. Анда район үзәгенең икенче мәктәбе укытучысы Лидия Александрованы һәм укучы Айгөл Әхмәтшинаны бүләкләделәр.
      77
      0
      0
    • 17 май 2018 - 14:58
      Эдуард Дияров Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнде Быелның гыйнварында Эдуард Дияров Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасыннан китте.
      67
      0
      0
    • 25 май 2018 - 14:35
      "Акчарлак" лагерендә яңа корпус төзелде
    • 25 май 2018 - 14:34
      “Каенкай” балалар бакчасында “Чәчәк утырт” экологик акциясе үтте
    • Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгында яшь скрипкачылар ансамбле аккомпанементы һәм музыка астында өмә узды
    • Питрәч районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган парад үтте
    • Питрәчтә “Олы көн бүләге” фестивале булып узды
    • 25 май 2018 - 10:39
      Чәчү алдынгылары үз позицияләрен бирми
      Питрәч аграрийларына чәчү кампаниясе планына билгеләнгән мәйданның 7450 гектарында чәчү эшләре башкарасы калды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә сабан культуралары пландагы 39088 гектарның 31638 гектарында чәчелгән. Чәчү комплекслары һәм чәчкечләр иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшли. Механизаторларның мондый тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда язгы чәчү тәмамланып килә инде.
      34
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:45
      Керәшеннәр Тройсынга әзерләнә Җәй башы – ул сабантуйлар чоры. Безнең райондагы керәшен авылларында бу бәйрәм Тройсын буларак билгеләп үтелә.
      52
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:54
      ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР Наилә САФИНА Шәле
      46
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:41
      Алга таба да иҗат итүегезне дәвам итегез Мәктәпне тәмамлау – бу һәрвакытта да тормышның яңа этабы башлануын белдерә, әмма кемдер өчен бу үткән юлларга әйләнеп карау, авырлыкларны җиңеп, ирешелгән уңышларны барлау да. Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы балалар бу турыда күп сөйли ала. Чөнки аларның һәр җиңүендә, һәр бүләгендә – айлар, атналар, сәгатьләр буенча сузылган хезмәт ята.
      44
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:48
      Каникуллар күңелле генә түгел, файдалы да үтәчәк Уку елы тәмамлануын белдергән соңгы кыңгырау чыңлау белән укучыларның әти-әниләрендә каникуллар вакытында балаларны ни белән кызыксындырырга дигән сорау туа. Традицион рәвештә, бу сорауга җавап итеп питрәчлеләргә берничә вариант тәкъдим иттеләр. Безнең районда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә бик җаваплы карыйлар, шуңа күрә аны гамәлгә ашыруда күп кенә оешмалар катнаша.
      43
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:35
      Балачак белән хушлашыр вакыт җиткән Бу көнне мәктәп укучылары зур түземсезлек белән көтеп ала, әмма бу көнне һәркемнең күңелен моңсу хисләр биләп ала. Безнең районның 17 мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады. Аерылу һәрвакытта да моңсу, күңелсез. Шулай да мәктәпне тәмамлаучыларга озак моңсуланырга туры килми, аларны алда имтиханнар, кызыклы олы тормыш көтә.
      40
      0
      0
    • 25 май 2018 - 10:39
      Чәчү алдынгылары үз позицияләрен бирми Питрәч аграрийларына чәчү кампаниясе планына билгеләнгән мәйданның 7450 гектарында чәчү эшләре башкарасы калды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә сабан культуралары пландагы 39088 гектарның 31638 гектарында чәчелгән. Чәчү комплекслары һәм чәчкечләр иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшли. Механизаторларның мондый тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда язгы чәчү тәмамланып килә инде.
      34
      0
      0
    Ночной режим