Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Павлович АНДРЕЕВКА Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

ТР агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәннәре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, ТР Президенты Указы белән “Рацин-Шәле” ҖЧҖ директоры Айдар Фикат улы ГАЯНОВКА һәм “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖнең финанс бүлеге башлыгы Ризида Рәдиф кызы ХӘЙРЕТДИНОВАГА “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде.
“Вперед” (“Алга”) газетасы фотокорреспонденты Илшат Гали улы ГАЙСАРОВКА һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Питрәч” телеканалы коллективына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Сезгә һәм сезнең коллективка районның авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләрен яктыртуга зур өлеш кертүегез, авыл җирлекләре тормышына багышланган материаллар әзерләүдә иҗади активлык һәм һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең ярдәм белән район халкы авыл хезмәтчәннәре турында белә. Сез районның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге чаралар һәм вакыйгалар, республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйлисез. Сезнең иҗат ихтирамга лаек”, - диелә хат текстында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса