Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Китап уку күңелемә рәхәтлек бирә”

Үзеңдә яхшы гадәт формалаштыру өчен гамәлне нәкъ 21 көн кабатларга кирәк, дигән фикер яши. Ә аннан соң организм моңа күнегәчәк икән. “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасы һәм Татарстан китап нәшрияты “Әдәби марафон” дип аталган гадәти булмаган акцияне оештыручылар республика халкын үз-үзләрен тикшерергә чакыра. Бу акциядә Питрәчтә яшәүче Елена Галәветдинова да катнашты.

Китап уку – элеккечә модада һәм бик мавыктыргыч шөгыль. Моны өч квартал саен үткәрелә торган әдәби марафонда катнашучылар исбатлый. Бу юлы акциядә безнең районнан алты китап укучы катнашты – Керәшен Сәрдәсеннән бишенче сыйныф укучысы Дарья Дементьева, аның җитәкчесе Анна Дементьева, Шәле мәктәбе укучысы Гөлназ Хәмзина һәм Гөлнур Нәҗмиева, шулай ук Елена Галәветдинова. Акия шартлары буенча, алар өч атна рәттән көн саен татар әдәбиятын укырга, ә аннары социаль челтәрләрнең берсендә үз битләрендә #әдәбимарафон хештегы белән иң кызыклы өзекне урнаштырырга тиеш иде. Конкурста Татарстаннан барлыгы өч йөздән артык кеше катнашты.
Питрәч икенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, егерме ел стажы булган педагог Елена Галәветдинованың әдәби постлары да бик күп лайк җыйды. Уку белән һәрчак мавыктым, ди ул.
- Минем өйдә яхшы гына китапханәм бар. Татарча китапларны кайда күрсәм дә сатып алам. Кичләрен китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Китап укыганда, башка дөньяны күз алдына китерәсең, көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәсең, бу рухландыра, яңа идеялар белән тулыландыра, - дип уртаклаша Елена Галәветдинова. – Марафонда катнашу бик ошады. Көндәлек тормышта төрле мәшәкатьләр аркасында укырга вакыт та юк. Ә монда мин көн саен берничә сәгатькә китап дөньясына чумдым, ә аннан соң социаль челтәрләрнең берсендә үз битемдә чираттагы өзек урнаштырдым, шулай ук аңа туры килә торган иллюстрацияләр һәм хәтта музыка сайларга тырыштым. Шулай итеп, китаплар мине янә әсир итте, чөнки мондый ихтыяҗны, чыннан да, тоям.
Педагогның яраткан жанры – драматургия. Елена Николаевна ун елдан артык “Тамчы” театр студиясе белән җитәкчелек итә, анда хәзер 40ка якын бала шөгыльләнә. Үзе ул кечкенәдән язмышын я педагог, я театр белән бәйләргә хыяллана. Ә бу ике омтылыш та аның тормышында чагылыш таба, алар белән дә, башкалар белән дә ул яратып шөгыльләнә, укучылары күңелендә дә кызыксыну чаткылары уята.
- Чираттагы драма әсәрен укыгач, анда сурәтләнгән вакыйгалар еш кына күз алдына килә, мин яшь артистларның кайсысы теге яки бу рольне уйный алыр иде дип уйлый башлыйм, һәм алар башкаруында спектакль карыйм кебек.
“Тамчы” коллективы классикадан алып замандашларның әсәрләренә кадәр төрле спектакльләр куелган күп кенә чараларда һәм фестивальләрдә катнаша. Шушы вакыт эчендә аларның бүләкләре дә шактый җыелган.
Сүз уңаеннан, узган әдәби марафон финалистлары Лаешта бүләкләү тантанасында булдылар, анда алар хәзерге заман татар язучылары, драматурглары, шагыйрьләре белән шәхсән таныша һәм аралаша алдылар. Алар исә, үз чиратларында, укучылар белән шулай ук бик теләп аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үзләре дә сораулар бирделәр. Очрашуда Гөлсинә Галимуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рабит Батулла һәм башка авторлар катнашты.
Елена Николаевна үзенең кайбер укучыларында һәм аларның әти-әниләрендә дә китап укуга кызыксыну уяткан. Хәзер аларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә хыяллана, шуңа күрә түземсезлек белән киләсе марафон башлануын көтә.
- Бу конкурста безнең районны тагын да күбрәк кеше тәкъдим итүен, укучыларның күбрәк булуын телим, - ди Елена Галәветдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X