Көннәр аяз тора, рәхәтләнеп эшлибез
Һәр игенче уңыш җыеп-алу чорында аяз һәм коры һава турында хыяллана. Урак өсте вакытында мондый эсселекнең инде күптәннән булганы юк, дип искә төшерә игенчеләр. Икмәк өчен барысына да түзәргә туры киләчәк, чөнки уңыш бит авыр хезмәт белән үстерелә, ашлык вакытында өлгерде һәм быел уңыш бик яхшы.
- Быел безнең кырларда, Богородскиның "Газовик" ҖЧҖ бүлегендә бөртекле культураларны 2500 гектардан җыеп аласы бар, - ди бүлек идарәчесе Айрат Шәрәфиев, - без иртә суктыра башладык, инде 10 июльдән соң. Уҗым җыюны тәмамладык, уртача алганда гектардан 25 центнер уңыш җыелды. Борчак шулай ук яхшы уңыш бирде - 20 центнердан артык. Хәер, безнең кырларда ике "Полесье" комбайны гына эшли, инде 900 гектардан ашлык җыеп алдылар. Бүген ярты көн эчендә 55 гектар уҗым бодае суктырдык. Кыр корабларында ике Николай - Дудкин һәм Заһиров эшли. Кыр-ындыр табагы маршруты буенча ашлыкны Николай Дудкинның бертуган абыйсы Юрий алып китә, кырларның ераклыгына карамастан, ә кайберләре - унбиш километрдан артык, ул өлгерә һәм комбайннар эшсез тормый.
Комбайннардан соң саламны пресслыйбыз һәм терлек азыгы складына алып китәбез. Пресс-җыйгычта Александр Куражов эшли, саламны КамАЗда Анатолий Малкин, МТЗ-82 тракторларында Александр Петухов һәм Федор Михеев алып китә. Аталы-уллы - Фәрит һәм Фирдүс Җәләловлар трактор белән 700 гектарда уҗым культуралары туфрагын эшкәрттеләр.
Ындырда да эшләр тулы куәткә бара. Монда ике сменада мөдир Фәрит Фәйзрахмановның һәм склад мөдире Нина Филиппованың төгәл җитәкчелеге астында унга якын кеше эшли.
Хәзер безнең бурыч - икмәкне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Әйе, эссе, авыр, әмма бер кеше дә зарланмый, бөтенебез дә уңышны җыеп алырга һәм уңышның киләчәге турында уйларга, туфракны эшкәртергә һәм уҗым культураларын чәчәргә кирәк икәнлеген аңлыйбыз.
Без бүлек идарәчесе белән әңгәмә корган арада төшке аш вакыты җитте.
Николай Заһировка 28 яшь, аның яртысын ул яраткан эшенә - комбайнчы һөнәренә багышлый.
- Мин 14 яшемнән комбайн штурвалы артында, - ди Николай, - мин тумышым белән Иске Шигали авылыннан, менә шунда инде мине беренче остазым Павел Меркулов әлеге җиңел булмаган хезмәткә өйрәтте. Инде унөченче сезон мөстәкыйль эшлим һәм хәзер минем ярдәмчем булып әтием Ринат Альбертович эшли. Шушы вакыт эчендә мин Казан ветеринария институтын һәм Питрәч ПЛ-93не тәмамларга өлгердем, анда мин машина йөртү таныклыгы алдым.
"Полесье" комбайнында мин дүртенче сезон эшлим һәм бер дә зарланмыйм. Кабина киң, кондиционер, суыткыч белән, магнитола бар, эшлә дә эшлә генә. Мин соңгы ике сезон рәттән шушындый маркалы комбайннар арасында район буенча беренче урын яуладым. Район Уңыш бәйрәмендә миңа "Газовик" санаториенә юллама бүләк иттеләр, анда без коллегалар белән искиткеч ял иттек. Бу елда да җиңүчеләр арасында булырга өметем бар, югыйсә нәрсәгә эшләргә, стимул булырга тиеш. Бу елда минем шәхси рекордым - көнгә 22 бункер.
Хуҗалыкның икенче комбайнчысы - Николай Дудкин Богородск авылыннан. Аның механизаторлык стажы - 34 ел.
- Без, Дудкиннар - нәселдән килгән механизаторлар, - ди Николай, - минем әтием Анатолий Николаевич, аннан без, абыйлар, техниканы яратырга һәм йөртергә өйрәндек, гомере буе механизатор булып эшләде. Мин совет заманында һәм Россиядә җитештерелгән комбайннарның барлык төрендә дә эшләдем, СК-4тән башладым. Хәзер техника бөтенләй башка, арганлыкны сизмисең дә, хәер, кайчагында тәүлек һәм 17-18 сәгать буе эшлисең. Без инде ияләндек, вакыт "кызганнан-кыза" бара, икмәкне җыеп алырга өлгерергә кирәк.
Өченче сезон минем ярдәмчем булып Вадим Малов эшли, аның белән эш җиңел бара.
Николай бөтен эшләрдә дә Т-150 тракторында эшли, моннан тыш, аның әле тагын бер искиткеч белгечлеге бар - ул моторист, двигательләрнең барлык типларын ремонтлый. Чынлап та, алтын куллы оста.
Богородск авылында менә шундый тырыш кешеләр яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа