Колайлылар да медпунктлы булды

1 июльдә Колай авылында тантаналы вакыйга булып узды. Биредә яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Аны егерме көн эчендә җыеп куйдылар.
Бу көннәрдә Колай авылында бик матур әфлисун төсендәге, җыйнак кына бина барлыкка килде. Аны тылсым таягы белән изәгәндәй, бик тиз салдылар.
Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров та килгән иде:
- Бу тормыш-яшәеш өчен мөһим объект республика программасы нигезендә төзелде. Сез бирегә килеп, хәлегезне тикшертә, чир-сырхауларыгызны дәвалый алачаксыз, - диде.
Аның әйткәннәрен җөпләп, район үзәк хастаханәсе баш табибы Алмаз Хәкимуллин быел шундый ике медпункт эшли башлаячагын әйтеп узды. Былтыр шулай ук программа нигезендә ике пункт төзелгән булган.
Шунысы игътибарга алырлык, символик ал тасманы кисү хокукы алар белән бергә 82 яшьлек Екатерина Бочкаревага да бирелде. Ул 36 ел авыл медпунктында фельдшер булып эшләгән.
- Безнең медпунктта су да, канализация дә юк иде. Шундый шартларда ничек итеп эшләргә була? - ди ул. - Мин беркөнне телевизор карап утырганда бер авылда медпункт төзеп куюларын күрсәттеләр. Бар да Президентка рәхмәт яудыра! Мин дә аңа хат язарга булдым. Менә бүген бездә шатлыклы вакыйга - яңа ФАП ачабыз!
Бу хәлгә авылның башка кешеләре дә бик сөенде. Алар да кунаклар белән бергә яңа бинага керде. Күргәннәреннән дә канәгать калдылар.
Ә яңа медпункт хуҗабикәсе - авыл фельдшеры Валентина Храмованың сөенеченә чик юк иде. Ул да элекке фельдшер шикелле, 43 ел Колай халкына хезмәт күрсәтә. Биредә бүген 1217 кеше яши. Шуларның 224е 14 яшькә кадәрге балалар. Көненә 24-27 шәр кеше кабул итә икән. Фельдшер да элекке авыр эш шартларын искә ала. Хәзер күпкә җиңелрәк булачак. Гәрчә авыл фельдшерының хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый. Ул медсестра да, акушер-гинеколог та, фельдшер да... Элек ашыгыч ярдәм дә хезмәт күрсәтмәгән аларга. Бала табучы хатыннарны йә машина, йә трактор белән, төнгә өчәр тапкыр районга алып барырга туры килгән. Колайда бала туу күрсәткече районда иң зуры булган. Хәзер дә шулай кала икән. Яңа туган балаларны юлда да, мастерскойда да, хәтта кырда да кабул иткәннәр.
Бәхеткә, бар да артта калган. Бүген цивилизация авылга килә. Яңа объект шуңа дәлил булып тора.
КАРАДЫЛАР ДА, ДӘВАЛАДЫЛАР ДА. Николай Александров фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3100
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.21700
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.21600
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.22800
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.24700
-
16 август 2022 - 12:50Питрәч районы яңалыклары
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3100
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.21700
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.21600
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.22800
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.24700
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдәХөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.276500
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.231000
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.276500
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**251900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.201800
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика