Алга
  • Рус Тат
  • КОТЛАУ

    Хөрмәтле питрәчлеләр!

    Яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 Май уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Өлкән буын өчен ул, элеккечә, хезмәт бәйрәме, ә яшьләр өчен яз, табигатьнең яңаруы, киләчәккә өмет. Бу көн һәрберебез өчен шатлык, ачышлар алып килә. Ул туган ягын яратучы һәм үзенең тырыш хезмәте белән аны матур һәм имин күрергә теләүчеләрне берләштерә. 1 Май һәр буын өчен бердәмлек көне булсын.
    Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу -районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә.
    Питрәчлеләрнең намуслы хезмәте, түземлелеге, нык ихтыяр көче аркасында районыбыз көннән-көн югарырак үрләргә ирешә, алга бара. Муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеше өчен зур өлеш керткән ветераннарга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Алар бүген дә районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашалар, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзләреннән күп өлеш кертәләр. Район хакимияте аларга чиксез рәхмәтле.
    Яз һәрвакыт яңа көч һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман алып килә. Моны уңай үзгәрешләр өчен файдаланырга кирәк.
    Кадерле якташлар, фидакарь хезмәтчәннәр, сезгә имин хезмәт, бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм һәр йортка иминлек телим.
    Шәйхулла НАСЫЙБУЛЛИН,
    Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: