Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Күп калмады инде кышка да

Көзге кыр эшләре дә тәмамланды.Хәзер район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең төп игътибары терлекчелеккә юнәлгән. Әлеге тармак өчен хәзер иң җаваплы чорларның берсе - терлекләрне кышкы асрауга күчерәләр. Районның кайбер хуҗалыкларында әлеге эш тулысынча тәмамланган инде.

"Соя Колай" ҖЧҖ да да районның башка хуҗалыкларындагы кебек үк терлекләрне кышкы асрауга күчерү эше сентябрь башында ук башланган. "Һава торышы никадәр генә җылы булмасын, терлекләрне күчерүне соңга калдырырга ярамый. Чөнки соңрак күчергән саен югалтулар да күбрәк була. Без зообелгечләргә һәм терлекчелек бригадирларына октябрь ахырына кадәр кышлату планын төзергә куштык. Анда эшне оештыру тәртибе һәм технология факторлары барысы да исәпкә алынырга тиеш. Терлекләрне фермаларга кышкы асрауга күчерү бик катлаулы эш, шуңа күрә аңа бик җитди карарга кирәк, - ди бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Павел Егоров.
Терлекләр өчен күчеш чоры әлбәттә иң катлаулыларның берсе. Алда озын кыш һәм аны югалтуларсыз чыгу өчен белгечләргә күп кенә мәсьләләрне хәл итәргә һәм исәптә тотарга кирәк. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе - җитәрлек күләмдә азык запасы булдыру. Белгечләр әйтүенчә, быелгы сезон авыл хуҗалыгы өчен бик үк уңышлы булмады. Шулай да вакытында тырышкан хуҗалыкларда азык запасы бар. "Соя Колай" ҖЧҖ да шартлы бер терлек башына 24,7 центнер азык берәмлеге туры килә. Район буенча әлеге сан 23 центнер тәшкил итә. Колайлар өчен әлеге сан чик түгел әле. Биредә бүгенге көндә актив рәвештә силос салу эше бара. Азык запасы көн саен 500-600 тоннага арта. Әлеге эшкә биш КамАЗ, дүрт МТЗ-1221 тракторы җәлеп ителгән. Бригаданың төп бурычы - кыска срокларда барлык уңышны җыеп алу. Бар җирдә тәртип булуына да карамастан, хуҗалык җитәкчесе Хәлим Миннебаевның борчуы йөзенә чыккан. Кукуруз уңышын вакытында җыеп алырга көн саен явып торган яңгырлар комачаулый. Тагын 720 гектар җирдән җыеп аласы бар әле аны. Шулай да җитәкче, терлекләрне инде сентябрь башында ук кышкы асрауга күчерә алуларына сөенүен яшерә алмады. Хәзер мәйданчыкта бозаулар асрала. Профилакторийда яшь бозаулар урнаштырылган. Кардада тук сыерлар көйшәп йөри. Терлекчелек биналары җәй дәвамында кышлатуга әзерләнгән. Терлекчелек буенча директор урынбасары Йосыф Идиятов безгә ремонтланган тудыру бүлеген, ике айлык бозаулар асрала торган профилакторияне күрсәтеп йөрде. Ай башыннан бирле биредә кырык бозау асрала. Терлекләрне кышкы рацион белән тукландыралар. Тупас азыктан тыш, концентратлар, яшел масса бирәләр. Сенаж чыгымы тәүлегенә берничә тонна тәшкил итә. Суны терлекләр үзләре теләгәндә эчә ала. Йосыф Идиятов әйтүенчә, терлекләр инде бу режимга ияләшкән. Хуҗалык бүгенге көндә сигез мең килограмм сөт сава, һәр сыердан тәүлеклек савым 9,2 килограмм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса