Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Кәвәл халкы елны уңышлы булыр ди

    Тормыш бик тиз үзгәрә, безнең күңел күптән күнеккән гадәтләр онытыла, алар урынына яңа заманча тәртипләр урнаша. Ләкин шул үзгәрешләр барышында без ниндидер бер бик кирәкле, бик мөһим нәрсәләрне югалта барабыз сыман.

    Безнең әби-бабаларыбызның бик күп гореф-гадәтләре инде тарихта калды, кайбер йолалар бүген атадан-улга күчми, җанга сеңгән моңнар, күңелгә уелган көйләр дә онытыла. Замана таләбе белән бүген халык авыз иҗаты тамашага әверелеп бара һәм ул халыкның үзаңында яшәүдән туктап сәхнәдә генә яшәргә кала кебек. Шулай да керәшеннәрнең бик күп гореф-гадәтләре һәм йолалары саклана әле. Кәвәл авылында менә Нардуган бәйрәмен онытмыйлар, ел да йөзек салалар. Быел да бу бәйрәмгә авыл халкы тамаша карарга дип түгел, ә нәкъ менә әби-бабайларыннан калган йоланы үтәргә дип килде.

    Борынгы Нардуган бәйрәмен керәшен халкы бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаган. Әле чагыштырмача яшь буын кешеләре дә аның асылын белә, нечкәлекләрен хәтерли. Раштуадан Кач мануга кадәр сузыла бу бәйрәм. Яшь кызлар, яшь егетләр бу чорда, бер өйгә җыелып, кич утыра, күрше авыллардан кунак кызлар килә, бар җирдә ниндидер сихри, шул ук вакытта никтер бераз куркынычрак та кебек, бәйрәм рухы хөкем сөрә. Әлбәттә, авыл күкрәп яшәгән чорда, яшьләр күп вакытта, нардуганны берничә өйдә утырганнар. Монда яшьләр бу вакытта гына җырлана торган җырларны көйләгәннәр, уеннар уйнаганнар, өйдән-өйгә нардуганчылар йөргән. Бу йолалар инде хәзер онытылып бара, авылда яшьләр дә бармак белән генә санарлык. Шулай да авыл халкы, мәдәният йорты хезмәткәрләре бу гадәтләргә онытылырга ирек бирми әле. Һәр елны Искечә яңа ел төнендә авылда йөзек салу йоласын үткәрәләр.

    - Йоланы үткәрү өчен яшь егет белән кыз чишмәдән, чиләкнең өстен чиста ак сөлге белән каплап, су алып кайта. Суга бары тик тулы гаиләдә үскән, әти-әниләре исән-сау булган яшьләр генә бара. Юлда алар бер-берсе белән сөйләшмәскә тиеш. Су алып кайткач, аңа башта көмеш акча һәм кашлы көмеш йөзек салына. Шуннан соң инде үзенең соравын күңелдән әйтеп, теләген теләп һәркем үз йөзеген сала, - дип сөйли Кәвәлдә яшәүче Мария Туктарева.

    Йоланы башкаручы кыз, чиләктән бер йөзекне ала да, башкаларга күрсәтмичә: "Җыры кемдә?" - дип сорый. Кем дә булса бу йөзеккә атап җыр әйтә. Кызганычка каршы, бу йоланың көе инде онытылган, ә сүзләрен авыл халкы әле яхшы хәтерли.

    - Бу җырның текстларын без авылда яшәүче өлкән буын кешеләреннән җыеп алдык. Хәзер бу язмаларны киләчәк буынга тапшыру өчен кадерләп саклыйбыз, - ди авыл мәдәният йорты мөдире Зоя Шипшова.

    Йөзекләрне өч тапкыр салалар. Җырның һәр куплеты сакраль мәгънәгә ия. Кемгәдер ул бәхетле киләчәк, мул тормыш юрый, ә кемнедер киләчәк бәла-казалардан да кисәтә.

    - Әти фронтка киткән дә югалган, җиде ел аннан бер нинди дә хәбәр килмәгән. Әни: "Ул елны йөзек салырга барырга бик җентекләп әзерләндем: мунча ягып кердем, бөтен белгән иманнарымны укыдым," - дип искә ала торган иде. Аның йөзегенә: "бер-берсен сөйгән җаннар җиде елдан соң да кавышыр" дигән эчтәлекле бик матур җыр чыккан. Әни һәр бәйрәмдә башлап җырлаучы кеше иде, бу йолада да һәркем аның җырын көткән, шулай да, йөзеген алуга ул тизрәк өйгә кайтырга ашыккан, балаларын сөендерәсе килгән. Юрауның чынга ашасына, дөрескә чыгасына беркем дә шикләнмәгән. Бу чыннан да шулай булган: февральдә әтидән хат килеп төшә, ә мартта инде ул үзе кайтып җитә, - дип сөйли Нина Туктарева.

    Ахырда суны кеше йөрми торган бер чиста җиргә алып чыгып түгәләр. Ел уңышлы киләсе булса, көмеш акча герблы ягы белән төшәргә, ә йөзекнең кашы көнчыгышка күрсәтергә тиеш.

    - Быел ел уңышлы булырга тиеш, - ди авыл халкы. Йөзек һәм акча шулай күрсәтә.

    Безгә әби-бабайларыбыз бик матур гореф-гадәтләр, йолалар калдырып киткән. Бүген безнең бурыч аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру. Ышанусыз, имансыз кешенең күңеле ятимләнә һәм бу бушлыкны иртәме-соңмы башка халыклар һәм мәдәниятләр йолалары тутыра башлый.

    - Шуңа күрә үзебезнекен саклау кирәк, - ди өлкәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: