Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Күз яшьләре, курку, соклану һәм аңлатып булмаслык горурлык

Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә багышлап, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның туган авылында "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивале узды. Анда 150гә якын реконструктор катнашты, көн дәвамында фестиваль чараларында Россиянең 15 регионыннан килгән 8000нән артык кунак булып китте, республика районнарыннан 12 яшьләр командасы спортның хәрби-кулланма төре буенча чемпионатта үзара көч сынашты, 200дән артык кеше хәрби-тактик уеннарда катнашты. Петр Гавриловның бердәнбер музей йорты бу көнне бөтен республикадан килгән 1500дән артык кешене кабул итте. Монда алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләү һәр кунакта, фестивальдә катнашучыда курку, күз яшьләре, соклану һәм горурлык хисләре уятты.

Кеше һәм бөтен ил тормышында килеп чыгарга мөмкин булган иң куркыныч нәрсә - сугыш. Бомбалар шартлавы, ут ялкыны юлында очраган бар нәрсәне җимерә, көлгә әйләндерә. Куркудан аграган хатын-кызлар, балалар, картлар йөзләре. Яралыларның йөрәкләрне әрнеткеч ыңгырашкан тавышлары. Һәркайда газап, нәфрәт һәм үлем. Мондый коточкыч күренеш безнең ил халкы тормышына 1941 елның 22 июне иртәсендә - фашистлар Германиясе сугыш башлануын игълан итмичә, Совет Союзына һөҗүм иткән көндә килеп керә. Безнең илебез дошманга каршы тора алды, җиңүгә иреште. Шул вакыттан бирле инде берничә буын алмашынды, тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрде. Әмма киләчәк буыннарның бу җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын онытырга юл куярга ярамый. Ул героик көннәрнең вакыйгалары тарихка мәңгегә кереп калды, онытылмады һәм Питрәч җирендә матур итеп гәүдәләндерелде.
Иртәнге сәгать 4тә реконструкторлар Мишә елгасы ярында сугыш имитациясен үткәрделәр. Бу чарада безнең Мишә Буг елгасы ролен башкарды. Нәкъ менә шул елга буенда немец гаскәрләре Совет Армиясенең чик буе заставасына һөҗүм итә. Тамашачылар, тын да алмыйча, немец солдатларының иртәнге томан сарган елга аша чыгуын күзәтте. Ә аннан соң яңгыраган атыш һәм шартлау товышлары моның ясалма бер күренеш кенә түгел, ә 78 ел элек безнең якын кешеләребез кичергән чын вакыйга булуын тоярга мәҗбүр итте... Кызыл Армия чигенергә мәҗбүр булды. Солдатлар беренче сугышта һәлак булганнар турында хәтер һәм кайгы символы буларак шәмнәр кабызды.
Көндез фестиваль кунакларын сугыш елларында популяр булган музыка, биюләр белән каршы алдылар, 40 нчы еллар җырларын башкарган тынлы оркестр туктап тормады. Ул вакыттагы биюләргә өйрәнергә Кощак "Гретта" хореография коллективы ярдәм итте. Фестивальдә барлык теләүчеләр кыр кухнясында чын солдат боткасы ашап карый алды, Кызыл Армия сугышчысы яки кыр медсанчасте табибы образында фотозоналарда фотога төштеләр. Сүз уңаеннан, яраларны бәйләргә өйрәнергә теләүчеләр бик күп иде. Балалар гына түгел, олылар да тарих буенча белемнәрен бик теләп тикшерделәр, Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Фестиваль кысаларында хәрби корал һәм раритет автомобильләр күргәзмәсе эшләде, тарихи лекцияләр узды, теләүчеләрне атта йөрергә өйрәттеләр, парашютчылар чыгышы, җайдаклар һәм фехтовальщикларның күрсәтмә сугышлары булды. Фестивальнең төрле мәйданчыкларда узган бай программасына хәрби-тактик уеннардан тыш, лазертаг, тир, минометтан ату, пневматик пистолеттан ату, пычак ыргыту, кикбоксинг, «Оловянный солдатик», мастер-класслар, конкурслар, хәрби эстафета кертелгән иде.
Брест крепостенең соңгы сакчысы, якташыбыз Петр Гаврилов җитәкчелегендә крепостьнең көнчыгыш фортына һөҗүмгә каршы торуны реконструкцияләү фестивальнең кульминациясе булды.
Ул башланыр алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская һәм ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков чыгыш ясады.
- Безнең бүген беренче тапкыр үткәрелә тоган "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивале үткән белән киләчәкне бәйләп торучы җепкә әйләнергә тиеш. Яшь буынның Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калуы мөһим. Бу безнең киләчәккә ышаныч белән карый алуыбыз, безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне хәтерләвебез өчен кирәк, - диде район башлыгы Илһам Кашапов. Ул фестивальгә йомгак ясап, әлеге проектны хуплаган өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. - Бу чара шулай ук Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды, дусларыбыз һәм барлык район халкы ярдәме белән мөмкин булды, - дип билгеләп үтте ул.
Һәркем Брест крепостенең батырларча сугышы турында ишетеп белә. Ә бу көнне без аның җиңелмәс саклаучыларын һәм изге хәрәбәләрен үз күзләребез белән күргәндәй булдык. Снарядлар һәм бомбалар шартлавы фонында без Вермахт сугышчыларының крепостька һөҗүм итүләрен, тыныч халыкны һәм Кызыл Армия сугышчыларын әсирлеккә алуларын, хатын-кызлар, балалар артына посып, һөҗүмгә баруларын һәм майор Гавриловка бирелергә тәкъдим итүләрен күрдек... Түбәннән генә дошман бомбардировщигы очып узды, көчле шартлау яңгырады... Германия командованиесе крепостьне 8 сәгать эчендә яулап алырга планлаштыра. Ике атнадан соң да крепость сугыша әле. Өч атнадан соң да, крепость дошманга бирелми. Көнчыгыш форт оборона командиры, майор Петр Михайлович Гаврилов каты бәрелешләрдән соң, бик йончыган, ярымүле хәлдә бер айдан соң әсирлеккә эләгә.
Әмма шуны истә тотарга кирәк: немец гаскәрләрен иң беренче тапкыр, 1941 елның 22 июнендә, сугышның беренче көнендә, нәкъ менә Брест крепосте сугышчылары чигенергә мәҗбүр иткән. Ахыр чиктә фашистлар Германиясен җиңелүгә китергән “Барбаросса” планы өзелү әнә шулай башлана.
Сугыш күренешләрен торгызу шулкадәр эмоциональ булды ки, күп кенә тамашачыларның күзләрендә яшь чагылды... Бер минутлык тынлык, “Торналар” җыры һәм барлык солдатларга иң җылы алкышлар яңгырады. Һәркемнең йөрәгенә Петр Гаврилов сүзләре үтеп керде:
“...Тынычлыкны саклагыз. Сугыш һәм без кичергәннәр кабатланмасын. Сез – безнең киләчәк. Сез – безнең дәвамыбыз. Туган илебезне без яраткан кебек яратыгыз һәм ата-бабаларыгыз белән горурланыгыз. Туган илебезне, яраткан Ватаныбызны сакларга әзер булыгыз!”.
- Брест крепосте оборонасының соңгы командующие, Советлар Союзы Герое майор Гавриловның туган җирендә без Брест крепостенең данлыклы һәм трагик оборонасыннан кечкенә эпизод күрсәттек. Реконструкциядә катнашучылар бөтен Россиядән җыелды. Татарстанда мондый масштабтагы чара беренче тапкыр уза. Өстәвенә, монда самолетлар, бронетехника, кавалерия дә булды. Моңа кадәр барлык тарихи чаралар бары тик милли музей территориясендә генә уза иде, бу мәйдан ниндидер масштаблы сугышлар күрсәтергә мөмкинлек бирмәде, - диде “Курс” “ТР ДОСААФы” республика яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Камалетдинов.
- Әгәр реконструкциянең ничек узганын тулаем бәяләсәк, Наполеон әйткәнчә: “Бер генә көрәш тә алдан уйланылган план буенча бармый" дип әйтергә булыр иде. Әмма фестиваль кунакларының алкышлары безнең эшкә бәя булып яңгырады. Бу вакыйганың мөһимлегенә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: без Бөек Ватан сугышының ничек узуын онытсак, ул чакта безгә бу хакта башкалар сөйләячәкләр. Бу хикәя безнең файдага булмаячак, - дип сөйләде Владислав Хабаров, Татарстан Республикасы Милли музее вәкиле һәм “Витязь” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе.
- Бу реконструкция мине бик тетрәндерде. Мин кичергән хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Мин мондый дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идем, бик куркыныч булды, - дип уртаклашты Казанда яшәүче Юлия Волкова.
- Бик матур, тәэсирле күренешләр булды. Безгә бик ошады, бигрәк тә самолетның очуы сокландырды. Әйтерсең, без фильмга эләктек. Бик кызык. Боларның барысын да үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт, - диде питрәчле Елена Смолкина.
- Без Казаннан килдек, бер сәгатькә якын кайттык, ләкин бу юкка булмады. Балалар окоплар буйлап йөрделәр, мылтыклар тотып фотога төштеләр. Безгә барысы да ошады, бик кызык булды. Гомумән, балаларга мондый чаралар бик файдалы. Алар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белергә һәм истә тотарга тиеш, - дип сөйләде Казанда яшәүче Камил Шакиров.
- Безне Питрәчтән туганнарыбыз чакырды, шундый чара көтелә, дип сөйләделәр. Килүебезгә бик шатбыз. Бу вакыйга мәңгегә хәтердә калачак. Безнең гаиләдә сугышта катнашучылар бар, бүген без алар кичергән хис-кичерешләрне үзебездә тойдык, - диделәр Самарадан Мәрзия һәм Камил Вәлиевлар.
- Бу безнең балалар өчен бик кирәкле чара. Бәлки, гади тарих дәресендә бу вакыйга турында сөйләүләр аларга бик нык тәэсир итмәгән булыр иде. Әмма хәзер алар сугыш булганын хәтердә калдырачаклар, Ватан, намус – ул матур сүзләр генә түгел икәнен беләчәк. Без бик теләп музейда булдык һәм бик күп кызыклы, яңа нәрсәләр белдек, - диделәр Әлмәттән килгән кунаклар Лилия һәм Наил Сабировлар.
- Безнең чарада ундүрт хәрби-патриотик клуб катнашты. Фестиваль Республиканың Икътисад, яшьләр эшләре министрлыклары, аграр-яшьләр берләшмәсе ярдәме белән оештырылды. Безне Россия Федерациясе Президенты хуплады, грант оттык. Шулай ук безгә “Транснефть”, “ТатАгроЛиззинг” кебек коммерцияле компанияләр дә ярдәм итте. Фестивальгә әзерлек вакытында, ныгытманы төзүдә һәм территорияне әзерләүдә бик күп питрәчлеләр катнашуын аерым билгеләп үтәсе килә. Моннан тыш, күп кенә объектларны алар үз теләкләре һәм үз куллары белән ясады. Бу Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт йөзеннән эшләнде. Блиндажлар, окоплар, сәхнә, штаб, медсанбат төзелде, раритет техника кайтарылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Петр Гавриловның 120 еллык юбилее елында без тагын да киңрәк масштаблы фестиваль үткәрербез дип өметләнәбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.
- Вакыйгадан мин канәгать калдым, барлык партнерларыбыз да бик төгәл һәм профессиональ эшләделәр. Киләсе елда әлеге чараның киңрәк колач белән үткәрергә кирәклеген һәркем яхшы аңлый. Чөнки уңай фикерләр бик күп, рәхмәт сүзләре әйтеп шалтыратулар күп булды. Шулай ук мондый вакыйгалы фестивальләр өлкәсендә эшләүче экспертлар да фестивальне югары бәяләде, инде бу вакыйганы үстерү буенча үз тәкъдим-киңәшләрен дә бирәләр. Безнең республикада мондый вакыйганың булганы юк иде әле, хәзер җәмгыятьтә мондый патриотик чараларга ихтыяҗ бар. Башкарасы эшләр күп әле. Халыкның бу проект белән шулкадәр кызыксынуы бик тә сөендерә, барысы да бу фестивальнең безнең турында, безнең героебыз турында булуын яхшы аңлый, - дип сөйләде фестивальне оештыручы Наилә Таҗиева.

Хөрмәтле һәм кадерле питрәчлеләр, дуслар, хезмәттәшләр, танышлар!
Cезнең белән бергәләп башкарып чыккан вакыйга өчен зур рәхмәт белдерәм. Бу, чыннан да, бик көчле һәм кирәкле, моңа кадәр Татарстанда булмаган чара. Инде хәзер фестиваль кунакларыннан, реконструкторлардан, яшьләр командаларыннан уңай фикерләр килә, ә тиздән безнең фото һәм видеоларны тагын бик күп кеше караячак һәм шулай ук эшебезне югары бәяләр дип ышанам! Сезнең хезмәтегез, халкыбызның тарихи истәлеген саклап калу һәм героебыз – Петр Гаврилов батырлыгын популярлаштыру эшенә керткән шәхси өлешегез өчен зур рәхмәт. Безнең эшебез дәвам итәр, Герой турында хәтер гасырлар буена сакланыр, дип ышанам.
Наилә Таҗиева


“Әлбәден” хәрби уеннары фестивале турында фикерләр, әлбәттә инде, беренче булып социаль челтәрләрдә пәйдә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса