Май чабу бәйрәменә килегез!
Май чабу атнасы ахырына якынлашып килә. Безнең районда ул 13 мартта, якшәмбе көнне, халык күңел ачулары белән тәмамлана.
Бу юлы "Май чабу - бик күңелле бәйрәм" чарасы район үзәгенең Балалар шәһәрчегендә үткәреләчәк. Ул планлаштырылганча сәгать 11дә башланачак. Программада - сәхнәләштерелгән тамаша, күңелле уеннар һәм конкурслар, җыр-биюләр, карачкы яндыру. Әлбәттә инде, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланырга мөмкин булачак.
Әйдәгез, барыбыз да бергәләп кышны озатып, язны каршылыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа