Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Мәхәббәт хисләрен саклап калганнар

Ир белән хатын бәхете нидә? Мөгаен, бергә яшәгән еллар, янәшәңдәге балалар, оныклар, оныкчыклардыр. Әлбәттә инде, гаилә җылылыгы, ягымлы йөз, җылы карашның да тәэсире зурдыр. Хәзер алар тормышның барлык авырлыкларын үтеп, күзгә-күз карашып, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Аларның гомер буе мәхәббәтләрен саклауларына сокланмый мөмкин түгел. Үзеңнең гомер көзеңне парлап каршылау зур бәхеттер...

Тормышның шатлык-кайгыларын кичергән, чал чәчле ирле-хатынлы Матюшкиннар, Слепневлар, Насыйбуллиннар, Золотовлар, Постниковлар, Курмышевлар, Федотовлар район сәхнәсе түрендә үз урыннарын алды. Аларны беренче булып район башлыгы Эдуард Дияров тәбрикләде. Ул барысына да район үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде, һәммәсенә дә озын гомер, сәламәтлек теләде.
- Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торачаксыз, - диде Эдуард Дияров. - Сезгә моның өчен зур рәхмәт!
Бу көнне алтын парлар авыл җирлекләре башлыклары, аларның вәкилләре, туганнары, якыннарыннан җылы тәбрикләүләр кабул итте:
- Алтын туегыз белән сезне! Без сезнең өчен бик шатбыз. Без әти-әни йортына кайта алуыбыз белән бәхетле. Алар безне һәрвакыт сагынып каршы ала, ярата. Бу бәхет түгелме!, - диде Галия һәм Семен Матюшкиннарның кызлары Дания.
Әлеге ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстергән. Алар әти-әниләре юлын сайлаган, укытучы һөнәрен үзләштергәннәр. Матюшкиннар бөтен гомерләрен мәктәпкә багышлаган, алар шәлеләрнең хөрмәтен яулаган, яшьләр өчен үрнәк булып торалар.
Дарья Гурьевна һәм Афанасий Антонович Слепневлар иңне-иңгә куеп 55 ел бергә гомер иткәннәр. Шулай ук Шәмсенур һәм Мәгъсүм Насыйбуллиннар да бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтәләр. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстергән. Алар әти-әниләренә алты онык һәм алты оныкчык бүләк иткәннәр.
- Алар безнең бәхетебез, - ди Шәмсенур Зиннәтовна. - Алар безнең дәвамчыларыбыз бит. Без алар белән горурланабыз. Алар да бер-берсен кадерләп, тату яшиләр.
Богородскидан Зоя һәм Борис Федотовлар да 55 ел бергә яши, ике балалары һәм өч оныклары бар.
- Түземсезлек белән оныкчыклар көтәбез, - ди Зоя Ивановна.
Ольга һәм Николай Постниковлар гаиләсе дә 55 ел элек корылган. Искиткеч өч ул аларның горурлыклары. Бөтен гаиләләре бергә җыелуы алар өчен зур бәхет хәзер.
Мария һәм Анатолий Золотовлар да гомер буе туган авыллары Кощакта яшәгән. Алар ике кызларын һәм яшьли ата-анасыз калган туганнарының баласын тәрбияләп үстергән. Хәзер алар алты онык һәм биш оныкчыкларын тәрбияләүдә булышалар.
Алтмыш ел бергә гомер иткән Наталья һәм Василий Курмышевлар бәхетле гаилә үрнәге булып тора.
- Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, азга гына аерылып торсак та, күңелсезләнә башлыйм, - ди елмаеп Василий Александрович.
Өч балалары, җиде оныклары, алты оныкчыклары аларның төп ышанычлары булып тора.
Бу көнне һәр парга никахларын янәдән теркәү мөмкинлеге бирелде.


Питрәч районында 62 гаилә пары 50 елдан артык бергә гомер итә. 20 гаилә 50 ел бергә яши. 33 пар 55 ел гаилә җылысын суытмый. 7 пар әлеге чикне дә узган. Алар 60 ел элек балдаклар алышкан. Колайдан Широковлар һәм Надеждинодан Платоновлар гаиләләре 65 ел буе бер-берсенең кадерен белеп, бергә гомер итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса