Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Мондый очрашулар питрәчлеләргә борчыган мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә

Җитәкчеләр һәм "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗә депутатларның республика халкын традицион шәхси кабул итүләре эчкерсез аралашуга кайтып кала. Бу гражданнарның, шулай ук коллектив мөрәҗәгать итүләрне оператив хәл итү ысулы гына түгел, ә урыннарда хәлне өйрәнү һәм тиешле карарлар кабул итү мөмкинлеге бирә. Питрәч районында да мондый кабул итүләр традицион рәвештә...

Татарстанда гражданнарны бердәм кабул итү көне инде 16 ел үткәрелә. Сишәмбе - бу көнне Татарстанның барлык дәрәҗә башкарма, хокук һәм вәкаләтле органнары командасы республикада яшәүчеләрне кабул итә. Атна саен татарстанлылар үзләрен борчыган проблемалары, мәсьәләләре һәм тәкъдимнәре белән министрлык, ведомство, дәүләт комитетлары җитәкчеләренә, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына, "Бердәм Россия" фракцияләре, җирле совет, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итә ала. Халык алдында ачыктан ачык хисап тоту - мөһим принцип, Татарстанда хакимият эше шуңа корылган. Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров та һәр сишәмбе гражданнар кабул итә. Район башлыгына төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. Алар торак белән тәэмин итү, җир участоклары бүлеп бирү, халыкны социаль тәэмин итү һәм башкалар. Моннан тыш, питрәчлеләрне тулаем җәмгыятькә кагылышлы мәсьәләләр дә борчый. Нигездә, бу юлларны, паркларны төзекләндерү, торак пунктларыбызның чисталыгы.
Министрлык җитәкчеләре һәм "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗә депутатлар ел саен күчмә кабул итүләр үткәрә. Питрәч районында яшәүчеләрне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов кабул итте.
Шунысы куандыра, мондый очрашулар кешене борчыган проблемаларны ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, район башлыгына, аннан соң Гүзәлия Минкинага Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче берәү йортына газ үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Кайчандыр, газлаштыру барган чорда, өч йорт табигый катаклизм нәтиҗәсендә "зәңгәр ягулык"сыз калган. Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Мария Кузнецова сүзләренә караганда, Эдуард Дияров аларга газ үткәрү өчен проект документлары мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Һәм вәгъдәсен үтәгән дә. Керәшен Сәрдәсе авылындагы өч йортка караган проект бу елга салынган.
- Әгәр проект булса, газчылар, һичшиксез, газ үткәрәчәкләр, - дип ышандырды әлеге йорт хуҗаларын гражданнар кабул итүенә килгән Гүзәлия Минкина.
Районда яшәүче тагын бер кеше, питрәчле Татьяна Угарова шундый кабул итүләрнең берсендә Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачинага үз проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Ул төрле ярышларда район данын яклаучы оныгын (аның әнисе икенче группа инвалид, әтисе юк) Казан педагогия көллиятенең бюджет бүлегенә укырга кертүдә ярдәм итүләрен сорады. Казан кунагы аңа уңай җавап кайтарды. Татьяна Угарова сүзләренә караганда, бүген кыз көллияткә укырга керү өчен имтиханнар тапшыра, үзлегеннән бюджет бүлегенә укырга керә алмаса, республика телефон номеры аның кулында. Бу аның бар өмете. Башка мәсьәләләр буенча да шулай. Аларның кайберсен хәл итү өчен озак вакыт китә. Ә кайберләре бик тиз - урыннарда чишелеш таба.
Кабул итүнең бердәм көне - татарстанлыларның хөкүмәт белән турыдан-туры элемтәсенең иң нәтиҗәле коралларының берсе. Икенче проект - "Халык контроле". Дәүләт хезмәтләре порталында махсус мәглүмати система булдырылган, анда һәр кеше үзен борчыган сорауны җиткерә ала һәм он-лайн режимында аның ничек хәл ителүен күзәтеп бара ала. Дүрт елда сайтка 78 меңләп мөрәҗәгать килгән, шуларның 61 меңгә якыны - инде хәл ителгән проблема һәм мәсьәләләр.
Татарстанның меңләгән кешесе үз мисалларында министрга, депутатка яки Президентка һәр кеше мөрәҗәгать итә алуына инанды. Иң мөһиме, мөрәҗәгатьләрне тиз арада игътибар үзәгенә алалар һәм ярдәм итәргә тырышалар. Хакимиятнең башкарма органнары җитәкчеләренә һәм депутатларга халык белән даими очрашулар һәм аралашулар оператив режимда проблемаларны хәл итүне контрольдә тотарга, эшләрен татарстанлылар фикерләренә нигезләнеп алып барырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса