Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

МӨРӘҖӘГАТЬ

Кадерле ветераннар, район халкы!

Октябрьнең беренче көнендә без традицион рәвештә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкәннәр ункөнлеге бөтен гомерләрен хезмәткә, балалар тәрбияләүгә, җәмәгать эшчәнлегенә багышлаган кешеләргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү чоры. Алар бит чорлар һәм буыннар бәйләнешенең җанлы гәүдәләнеше булып тора.

Өлкәннәр ункөнлегендә без зур хезмәт юлы үткән, үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклашкан олыларга ихтирам хисләребезне җиткерәбез.

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, барлык өлкән яшьтәгеләр, сезнең белемегезгез һәм бай тәҗрибәгез җәмгытькә бик кирәк. Сез һәркем өчен лаекллы үрнәк булып торасыз. Сезгә күңел күтәренкелеге, түземлек, активлык, иминлек телим.

Октябрьнең беренче көне аларга тиешле игътибар күрсәтү мөмкинлеге бирә дә инде. Безнең районда шундый матур традиция бар: ветераннарны һәм пенсионерларны предприятиеләргә һәм учреждениеләргә кунакка чакырып, коллективларда алар өчен иҗади очрашулар һәм концерт оештыру, пенсионерларның өйләренә бару.

Өлкән яшьтәгеләр турында кайгырту - безнең һәркайсыбызның бурычы. Өлкәннәр үзләрен ялгыз итеп тоймасын, әйләнә-тирәдәгеләрдән һәрвакыт игътибар һәм кайгырту тоеп яшәсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Алар өчен бигрәк тә якын кешеләренең, хезмәт колективларының игътибары мөһим.

Хөрмәтле район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре! Үзегезнең предприятиеләрегездә хезмәт куйганннарны игътибарсыз калдырмагыз, аларга үзегезнең күңел җылыгызны бүләк итегез.Өлкәннәр ункөнлеге өлкән буын вәкилләре өчен чын бәйрәмгә әйләнсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X