Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Наркотикларга каршы десант питрәчлеләрдә кунакта

16 сентябрьдән 16 октябрьгә хәтле дәвам иткән "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы Питрәч районында Татарстан Республикасының наркокүзәтчелек идарәсе үткәргән "Наркотикларга каршы десант" марафоны белән тәмамланды. Бу көнне наркополицейскийлар питрәчлеләр өчен, чын мәгънәсендә, сәламәт яшәү һәм спорт бәйрәме оештырды.

Наркотикларга иң беренче чиратта яшәү мәгънәсен таба алмаган яшьләр тартыла. Шуңа күрә районда һәрбер балага үзе теләгән юнәлештә шөгыль табу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш: җырлыймы ул, спорт яисә бию түгәрәгенә йөриме - үсеп килүче яшь буын һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнергә, физик һәм рухи яктан үсәргә тиеш. Районыбызда үткәрелгән наркотикларга каршы десант питрәчлеләргә нәкъ менә шул фикерне ирештерү максатыннан үткәрелде.
Десант районның 2 нче номерлы урта мәктәбендә узган наркотикларга каршы профилактиканың яңа, заманча технологияләре темасына кагылышлы киңәшмә һәм "түгәрәк өстәлләр" белән старт алды. Аларны республикадан килгән абруйлы педагоглар, психологлар һәм наркокүзәтчелек идарәсе белгечләре үткәрде. Монда районның балалар белән эшләүче белгечләре генә түгел, волонтерлар, әти-әниләр үзләре, мәктәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре дә катнашты.
Тулаем алганда, Питрәч районы бу яктан чагыштырмача имин санала. Бүгенге көндә районда 11 наркоман һәм наркотик кулланып караучы 26 кеше исәптә тора. Бу саннар районның мәдәният йортында узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының наркокүзәтчелек идарәсе башлыгы Фаяз Шабаевның чыгышында яңгырады. Киңәшмә эшендә район башлыгы Эдуард Дияров һәм район прокуроры Минәкъдәс Шәрәпов та катнашты. Эдуард Дияров, районда наркоманиягә каршы көрәш "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы вакытында гына түгел, ел әйләнәсендә барырга тиешлеген ассызыклады.
- Районда күп кенә спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар бар. Күп төрле түгәрәкләр, клублар, оешмалар эшләп килә. Сездән бары тик иҗади эшләү генә таләп ителә, - диде, ул үзенең чыгышында.
Наркотикларга каршы десант кысаларында оештырылган спорт бәйрәменең иң югары ноктасы - ул наркокүзәтчелек идарәсенең "ГРОМ" спецназы чыгышы булды. Төрле кораллар белән сугышуны да, көрәш алымнарын да, эт белән җинаятьчене тоткарлау күренешләрен дә яшьләр зур кызыксыну белән күзәтте.
Шундый ук игътибар белән питрәчлеләр спорт мәктәбендә районның "Фреш-мобиль" проектында катнашучыларның чыгышын һәм сугышчан сәнгать фестивален дә карады. Дзюдо һәм тхэквондо белән шөгыльләнеп, инде күп кенә җиңүләр яулаган яшь спортчыларыбызның күрсәтмә чыгышлары да, республикадан килгән атаклы спорт мастерлары үткәргән мастер-класс та югары дәрәҗәдә үтте.
Бәйрәм питрәчлеләрнең генә түгел, республика кунакларының да күңелендә якты тәэсирләр калдырды.
- Питрәч - минем районнарга булган фикеремне тулысынча үзгәртте. Мин наркомания кебек проблемага каршы көрәш бары тик зур шәһәрләрдә генә бара дип уйлый идем. Бүген сезнең районда бу эшкә зур игътибар бирелүен күрдем. Афәрин, алга таба да шулай дәвам итегез, - диде үзенең интервьюсында Бөтенроссия җинаятьчелеккә һәм законсызлыкка каршы көрәш ижтимагый оешма рәисе Дмитрий Бердников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса