Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ниятләгән эш тормышка аша ул

Татарказылыларның иң зур хыяллары тормышка ашачак. Тиздән авылларында ышанычлы, заманча күпер булачак.

Татар Казысы авылын югары һәм түбән очларга бүлеп торучы күпер 1978 елда төзелгән булган. Ул чакта аны җирле халык нык бүрәнәләрдән үзләре төзегән. Узган гасырның җитмешенче елларында күпер барлык таләпләргә туры килгән, чөнки ул вакытта техника да шулкадәр күп булмаган, авыл халкы да үз көенә яшәгән. Ә менә соңгы вакытларда әлеге күпер аша йөрү куркыныч була башлый.

Зур булмаган яңа күпер салу өчен генә дә шактый средстволар таләп ителә. Татар Казысы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Кәримуллин белән әңгәмәдән аңлашылганча, аларга күпер салып бирәбез дип тәкъдим иткән булганнар. Бу алты миллион сумга төшәчәк, дигәннәр. Проект кына да ярты миллион сумга төшкән булыр иде. Әлбәттә, мондый проектны тормышка ашыру авыл җирлеге көченнән килми.

Беренче карашка, әлеге хәлдән чыгу юлы юк кебек. Татарказылылар яңа күперне көтеп күпме яшәгән булыр иде. Тормыш нинди генә хәл килеп туса да, юл күрсәтми калмый. Бу очракта референдум ярдәмгә килә аларга. Референдумда авылларда кичектергесез проблемаларны хәл итү өчен үзара салым акчалары җыю мәсьәләсе каралды. Татарказылылар җыелачак акчаларының нәрсәгә тотыласын ачык белә, шуңа да бер тавыштан үзара салым акчаларын җыюны яклап тавыш бирәләр һәм тиз арада эшкә дә керешәләр.

- Тулаем 180 мең сум акча җыйдык, республика казнасыннан 720 мең сум күчерделәр, - ди Фаяз Габдуллович. - Әлбәттә, бу сумма гына җитмәгән булыр иде. Шуны әйтеп узарга кирәк, без язын республикада игълан ителгән "Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурсында җиңеп чыктык. Анда берничә позиция буенча бәя бирелде. Мисал өчен, авыл җирлегендә терлекләр саны, торак пункт торышы һәм төзекләндерү исәпкә алынды. Безгә бәхет елмайды - бер миллион сум күләмендә грант оттык. Әлеге средстволар да күпер төзелешенә тотыла. Төзелеш материаллары сатып алдык инде.

Без Татар Казысы авылына барган көнне, анда күпер төзелешенең тулы куәткә баруын күрдек. Төзелеш урынында экскаватор эшли. Башкарма комитет җитәкчесен дә шунда очраттык, ул күпер төзүчеләр эшен күзәтә иде.

Фаяз Кәримуллин сүзләренә караганда объектта эш график буенча бара, каршылыклар килеп тумаса, ноябрьнең егермеләренә барлык эшләр төгәлләнергә тиеш.

Сүзебезгә әлеге авылда яшәүче Наил Гаязов кушылды, ул әлеге хәлне авыл халкы бик озак көтүен әйтеп узды:

- Ниһаять авылда күпер төзиячәкләр, моңа ихтыяҗ зур иде, - ди Наил. - Без әлеге вакыйгага бик шат.

Татарказылыларның үзара салым мәсьәләләре буенча референдум үткәреп, акчаларны тиз арада җыеп алуларына ирешүе, әлеге авыл халкының нык характеры турында сөйли. Монда ике ел элек читтән ярдәм көтмичә, үз көчләре белән үтеп йөреп булмаслык урамның юлына таш җәйгәннәр. Авыл үзебезнеке, аның проблемаларын да үзебез хәл итәргә тиеш, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса