Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч егетләре – баскетбол буенча Татарстан беренчелеге призерлары

Түбән Камада 2003 елгы егетләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге булып узды.

Безнең районның җыелма командасы район авыллары арасында булган бәйгеләрдә өченче призлы урын алды. Питрәчлеләр Арчаны - 50:40, Кукмараны - 52:31 исәбе белән җиңделәр, чемпионнарга, Алексеевск командасына - 39:57, шулай ук Балтач командасына - 26:36, һәм Азнакайга - 46:50 исәбе белән җиңелделәр. Берьюлы өч команда җидешәр очко җыйды, нәтиҗәдә кергән һәм кермәгән очколарны санарга туры килде. Монда иң яхшы нәтиҗә питрәчлеләрдә булды. Район исемен Денис Парфенов, Данил Закалов, Денис Волков, Владислав Малов, Айназ Сәдретдинов, Булат Гарипов, Инсаф Набиуллин, Евгений Журавлев (барысы да икенче мәктәптән), Тимур Вәгыйзов, Алексей Силантьев, Максим Кириллов (барысы да Иске Шигалидан), Александр Евстафьев (Кощактан) яклады. Команданың тренеры Илгизәр Гыйләҗев һәм Владимир Тарасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса