Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Питрәч хоккеен күтәрүегезгә бик шатбыз”

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, хоккей буенча ир-атлар җыелма командасы Татарстан чемпионы исемен алды. Алар беренче лига "Б" девизионында иң көчле команда исемен раслады. Бу дивизионда барлыгы 24 команда чыгыш ясады. Алар арасында шәһәр командалары да бар иде. Питрәчлеләр соңгы биш елда дүртенче тапкыр чемпион исемен яулауга иреште.

Традиция буенча, төрле турнирларда зур уңышларга ирешкән спортчыларны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзе хөрмәтли. Хоккейчыларыбызның әлеге зур җиңүе искәрмә булмады. Шимбә, 31 мартта, район Советы кече залында дүрт тапкыр Татарстан чемпионнары хөрмәтенә тантаналы чара үтте. Район башлыгы белән очрашуга безнең команда тулы составта килде.
Шәйхулла Галимуллович команданың һәр әгъзасын уңышлары белән котлады, республикада Питрәч хоккее абруен күтәргән өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да премия тапшырды.
- Сезнең белән бөтен район горурлана, - диде район башлыгы үз котлавында. - Сез инде берничә ел үз дивизионыгызда иң көчле команда булып торасыз. Сезнең җиңүләр республика җитәкчелегенә дә мәгълүм. Шулай ук сез яшьтәшләрегез хөрмәтен яуладыгыз. Үзебездә боз сарае булмаса да, сез искиткеч нәтиҗәләргә ирештегез. Көндәшләрегезне бер-бер артлы җиңеп килдегез. Тиздән, көз башында, үзебезнең боз сарае булачак. Питрәчлеләр тагын да зуррак уңышка ирешеп, киләчәктә зур спортка килер, дип уйлыйм. Әлеге зур җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләргә зур рәхмәт! Сезгә яңа үрләр яулавыгызны телим.
Шулай ук Шәйхулла Галимуллович беренчелек барышы белән кызыксынды. Уйнаучы тренерның иң яхшы уенчысы һәм бомбардир Азат Вафин бу турыда җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, элгәре турнирларда уен иң катлаулысы булган. Анда көндәшләр кырында хәлиткеч уеннарда безнең хоккейчыларга киеренке көрәштә хуҗаларны - кукмаралыларны һәм теләчелеләрне җиңүгә ирешкән. Әлбәттә инде, финал группасында төп финалга чыгу уенында чистайлылар белән уен мавыктыргыч булган.
Безнең хоккейчылар әлеге уеннарда үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтеп, күп көч куеп, матур җиңүгә иреште. Узган елдагы кебек алар чемпион исеме өчен төп финалда безнең даими көндәшләребез - теләчелеләр белән очраша. Әгәр Актанышта исәп безнең файдага - 9:3 булса, Чистайда аерма тагын да күбрәк - 9:2.
Шунысы сөенечле, безнең тәҗрибәле хоккейчылар белән бергә 16-17 яшьлек яшь егетләр дә уйный. Мәсәлән, Валерий Шарапов. Ул быел олылар арасында беренче тапкыр Татарстан чемпионы булды. Валерий Казан ТИСБИның беренче курс студенты, җиде яшьтән хоккей белән шөгыльләнә башлаган. Аны барлык җыелма командаларда - балалар һәм ир-атлар командаларында уйнаган дияргә була. Яшүсмерләр җыелма командасы составында спартакиада җиңүчесе, төрле турнирларда призер булган. Район җыелма командасы составында яшьләр өчлегендә Евгений Троицкий, Надир Һадиев белән уйный, алар Валерадан бер яшькә генә олырак.
"Капкачы - ярты команда ул" - дип белми генә әйтмиләрдер. Бу сүзләр Питрәч җанатарлары кумиры Максим Кирилловка бик тә туры килә. Максим унике яшьтән хоккей уйный башлаган, шул вакыттан ул алыштыргысыз капкачы. Әгәр күп кенә малайларга капкага алка кертү ошаса, аңа, киресенчә, үз биләмәләрен яклау ошый. Ул ышанычлы капкачы, бу партнерларга ышанычны арттыра. Капка "йозакта" булганда, курыкмый уйнарга, һөҗүм итәргә мөмкин. Соңгы беренчелектә Максимны иң яхшы капкачы дип таныдылыр һәм махсус приз тапшырдылар. Бу аның тәүге призы түгел. Ул яшүсмерләр турнирларында да иң яхшы капкачы итеп таныла.
Чираттагы тапкыр Питрәч спорты абруен күтәрүче хоккейчылар исемнәрен китерәм:
капкачылар: Максим Кириллов (2 тапкыр ТР чемпионы булды), Дмитрий Данилов (1), кыр уенчылары: Юрий Сорокин (команда капитаны, 4), Александр Сорокин (4), Павел Нефедов (4), Юрий Моисеев (4), Дмитрий Астафьев (2), Рамил Исхаков (4), Сергей Мошков (4), Александр Дормидонтов (4), Денис Казаев (4), Александр Чамрин (4), Сергей Иванов (2), Константин Игнатьев (4), Евгений Троицкий (2), Игорь Ананьев (2), Надир Һадиев (2), Валерий Шарапов (1) һәм уйнаучы тренер Азат Вафин (4), команда тренеры - Азат Вафин һәм Виктор Сорокин.
Үз чиратында, хоккейчылар командасы район хакимиятенә һәм шәхсән Шәйхулла Галимулловичка районда спортны хуплаулары, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ә спортчылар, үз чиратында, яңа җиңүләр яуларга вәгъдә итте.
Рәсемнәрдә: чемпион команда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин янында;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса