Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе Илһам Кашапов котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне ихлас күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

8 март - язның иң тәүге бәйрәме, аны башка бернинди бәйрәм белән дә чагыштырып булмый, ул сафлыкка, эчкерсезлеккә, гадәти булмаган күңел җылылыгына бай һәм һәрбер кешенең күңелендә бары тик изге, матур хис-тойгылар гына уята.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - сездә. Сез, гаилә учагын саклаучылар, балалар тәрбияләргә дә, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә дә өлгерәсез, һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешәсез, замана белән бергә атлыйсыз. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә матур, сөйкемле, түземле булуыгыз өчен рәхмәт сүзләре һәм соклану хисләрен белдерәбез.

Кадерле хатын-кызлар, һәрвакыт якыннарыгызның яратуын, хөрмәтен, кайгыртуын тоеп яшәгез, балаларыгыз, оныкларыгыз сау-сәламәт, акыллы булып үссеннәр. Сезне гел сөендереп кенә торсыннар. Сезнең күңелләрегездә һәрчак яз булсын, сезгә бәхет, мәхәббәт һәм уңыш юлдаш булсын! Яз сулышы гаиләләрегезгә иминлек, муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X