Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч район үзәгендә яшәүчеләр юлга кинәнә

Быелгы җәйнең иң күңелле мизгелләренең берсе - юлларның яңаруы. Моны Питрәчтә яшәүчеләр бик тиз күрде. Алар һәрбер үзгәрешкә куаналар. Чыннан да, питрәчлеләрнең фикерләрен бәяләми мөмкин түгел. Кыска гына вакытта район үзәгенең күп кенә урамнары яңа "кием" киде.

- Быел инде Яшьләр, Титов, Пушкин, Яшел урамнарында юллар ремонтын тәмамладык. Монда элекке асфальтны рәтләдек. Биредә яшәүчеләр көтеп алган үзгәрешләрне, уңайлыкны бәяләп тә өлгергәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки юлларның төзеклеге кемнеңдер көйсезлеге түгел, ә тормыш таләбе, - ди төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рамил Шәйхетдинов. - Моннан тыш муниципаль юл фонды средстволарына бер үк вакытта Питрәчтән тыш башка торак пунктларда да эш алып барылды. Болар: Гаврилов, Медиклар (зираттан чиркәүгә кадәр) урамнары, Пановкадагы мәдәни үзәк янындагы мәйданчык, шулай ук Шәле балалар бакчасына һәм мәдәният йортларына керү юллары. Шушы максатларга 19 миллион сум акча китте.
Бу урамнарда һәм Пановкада эшләр төгәлләнгән, ә Шәледә соңгы эшләр алып барыла икән.
"Шулкадәр киң колачлы итеп район кысаларында юлларны реконструкцияләү, торгызу, яңарту соңгы елларда беренче тапкыр күзәтеләме?" - дигән сорауны бирми кала алмадым.
- Быел юл ремонты берьюлы берничә юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе - юлларга вак таш җәю. Бу эшкә республика бюджетыннан акча килә. Барлыгы 20 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шушы акчага Пановкадагы һәм Питрәчтәге юлларны яңарттык. Моннан тыш терлекчелек һәм гаилә фермаларына керү юлларын ясау программасы да күздә тотыла. Моңа республика бюджетыннан 27 миллионга якын акча бүленгән. Бу эшләргә әле яңа гына керешәчәкләр, - дип аныклык кертте ул.
Үзгәрешләр өч авыл җирлегендә көтелә. Болар: Ленино-Кокушкино, Богородск, Шигали авыллары. Алар узган ел төзекләндерү грантларын откан булган. Әлеге грант суммасы - 1 миллион сум. Шушы акчага алар вак таш алган. Ә җирле бюджет исәбенә барлык төзелеш эшләре башкарылачак.
Кергән акчаларның шактый күп өлеше үзләштерелгән инде. Әле тагын алда эшлисе эшләр җитәрлек.
Әле бу гына да түгел. Ак барс банкы янындагы мәйданчыкны тиешенчә матурайтачаклар икән. Район мәдәният йорты алды мәйданчыгында да сизелерлек үзгәрешләр көтелә. Барлык эшләр барышын "Главтатдортранс" оешмасы күзәтүен дә әйтте Рамил Рәшитович.

Районда юлларның гомуми озынлыгы 527 километр, шуларның 345 километры грунт юллар, вак таш түшәлгәне 74 километр, асфальт юллар 108 километр. Әлеге мәгълүматлар быелның 1 гыйнварына. Бүген бу саннар бик нык артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса